Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәлам Украинадан

Язмамны "Әйбәт булса да торган җир, сагындыра туган ил", -дигән халык әйтеменнән башларга булдым әле. Бу әйтем минем яшьлек дустым, авылдашым Герман Азеевка карата да туры килә. Азеевлар гаиләсе безнең Янил авылында бик тә таза гаиләләрнең берсе иде. Бүгенге көндә авылыбызда бу гаиләдән бер кеше дә юк инде. Кайсы -кая...

Язмамны "Әйбәт булса да торган җир, сагындыра туган ил", -дигән халык әйтеменнән башларга булдым әле. Бу әйтем минем яшьлек дустым, авылдашым Герман Азеевка карата да туры килә.

Азеевлар гаиләсе безнең Янил авылында бик тә таза гаиләләрнең берсе иде. Бүгенге көндә авылыбызда бу гаиләдән бер кеше дә юк инде. Кайсы -кая таралышып яшәп яталар. Заманында әтиләре Александр абый МТСта мастер булып, әниләре колхозда эшләп 8 бала тәрбияләп үстерделәр. 1940 елда туган Гера белән мин бик тә дус идем. Ул яшьтән колхозда ат җигеп эшләп, 1959 елны армиягә китте, хезмәтен Украинаның Львов шәһәрендә үтте. Армиядән соң шунда калды, өйләнеп, хәзер картайган көнендә дә Украинада яшәп ята. 56 ел эчендә аның авылга өч-дүрт тапкыр гына кайтканы булды, ахрысы. Минем бер генә тапкыр күргәнем булды аны. Елга бер тапкыр булса да мин аңа шалтыратам, сөйләшеп алабыз. Быел соңгы тапкыр сөйләшкәндә күбрәк кызы Люда белән аралаштык. Үзен бик аңлап булмый, олыгайган инде. Кызының әйтүе буенча, минем белән сөйләшә башлагач, күзләреннән яшь ага башлый икән. Янилне искә төшереп, сагынып яши торгандыр инде, ямансулыйдыр да.

Люда аны авырый, урамга да чыгып йөри алмый, диде. "Барлык авылдашларга, үзен белгәннәргә сәлам әйтергә кушты", - ди.

Районыбыз газетасы аша яшьлек дустым Гераның әманәтен үтәп, авылдашларга аның сәламен җиткерәсем килде.

Марат ХИСМӘТОВ, Кукмара.

фото: http://forum3.sobitie.com.ua/index.php?/calendar/2-%D1%81%D0%BE%D0%B1%D1%8B%D1%82%D0%B8%D0%B5/day-2014-08-24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X