Сәлам Украинадан
Язмамны "Әйбәт булса да торган җир, сагындыра туган ил", -дигән халык әйтеменнән башларга булдым әле. Бу әйтем минем яшьлек дустым, авылдашым Герман Азеевка карата да туры килә.
Азеевлар гаиләсе безнең Янил авылында бик тә таза гаиләләрнең берсе иде. Бүгенге көндә авылыбызда бу гаиләдән бер кеше дә юк инде. Кайсы -кая...