Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шахматчы кыз Диана Гарәфетдинова Хорватиядә үтәчәк Европа чемпионатында катнаша алырмы?

Актанышта авыл районнарында яшәүче шахматчылар арасында Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә үткәрелгән республика чемпионатында Кукмара командасы беренчелекне яулады. (Баулы белән Актаныш икенче-өченче урыннарны бүлештеләр). Безнең команда составында Владислав Абдуллов, Камил Шәймарданов, авыл районнарында яшәүче укучылар арасында ике тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган Зур Кукмара егете Айнур Җиһаншин (күппрофильле лицей укучысы) һәм Диана...

Актанышта авыл районнарында яшәүче шахматчылар арасында Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә үткәрелгән республика чемпионатында Кукмара командасы беренчелекне яулады. (Баулы белән Актаныш икенче-өченче урыннарны бүлештеләр). Безнең команда составында Владислав Абдуллов, Камил Шәймарданов, авыл районнарында яшәүче укучылар арасында ике тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган Зур Кукмара егете Айнур Җиһаншин (күппрофильле лицей укучысы) һәм Диана Гәрәфетдиновалар (күппрофильле лицей) катнашты. Диана Россия күләмендә үткәрелгән турнирларда җиңеп, 11 яшькә кадәрге кызлар арасында октябрь аенда Хорватиядә үтәчәк Европа чемпионатында катнашу хокукын яулады. Россия исемен яклап көрәшәчәк кызга чемпионатка бару чыгымнарын күтәрсәләр дә, кызны озатып баручыга зур суммада акча кирәк булачак. Диана бу сәбәпләр аркасында быел март аенда Тайландта үткән дөнья чемпионатында да катнаша алмады.Талантлы якташыбызга бәлки игелекле иганәчеләр табылыр?!

фото: https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxZ29XMGpVRzZiRmZyRC1tcjFWM2lqM1UxSG51dnp6X1UtWVhjcjhWa0xzX0tjWlE4X0RacXdOdXNXMkFBY2VGSTZPRnJNSG1Mdm1VRjR6RGdSR0FLdEFxV3pUUlJzRjlWNFZwSWFDUy01X09QM0toOGFJNmYzbw&b64e=2&sign=20a46f35d616d5cc820f0bb00cfabfa3&keyno=0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев