Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сез бәхетле, бик бәхетле - алтын туйга җиттегез

Кәчимир авылында яшәүче Маһируза һәм Мансур Дәүләтшиннар, Өлгедән Флюра һәм Фәрхәт Ибраһимовларның бергә тормыш коруларына 50 ел тулды. Бәхетле парларны алтын туйлары белән Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина, район ЗАГС бүлегеннән Зинира Галиевалар котлады, истәлек бүләкләре тапшырды. Ике гаилә дә зур, мәһабәт йортта балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә...

Кәчимир авылында яшәүче Маһируза һәм Мансур Дәүләтшиннар, Өлгедән Флюра һәм Фәрхәт Ибраһимовларның бергә тормыш коруларына 50 ел тулды. Бәхетле парларны алтын туйлары белән Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина, район ЗАГС бүлегеннән Зинира Галиевалар котлады, истәлек бүләкләре тапшырды.
Ике гаилә дә зур, мәһабәт йортта балалары, оныклары янәшәсендә бәхетле картлык кичерә - өлкәннәрнең урыннары түрдән.
-Вакытның узганы сизелмәде дә - 50 ел 50 көн кебек үткән дә киткән. Аллага шөкер, тигез булдык, нәсел агачын дәвам итеп, акыллы-тәүфыйклы балалар үстердек. Ходай гомерне биреп, яшәсәк иде әле. Тормышлар бик яхшы, бик рәхәт бит хәзер, - диләр алар.
...Мансур абый яшь вакытында аеруча тәвәккәл була - үзенең насыйп ярын урлап алып кайта.
-Мин үзем тумышым белән Купка авылыннан. Авыл җирлегендә сәркатип булып эшли идем. Бервакыт: "Район үзәгеннән ревизия ясарга киләләр", - дигән хәбәр алдык. Тикшерүченең өйләнмәгән, бик кырыс егет икәнен дә белештек. Ул килгәнче, эш хаклары алырга дип, Кукмарага барган идем, безгә ревизия белән килергә тиешле егет - Мансур элеккеге Гаян кибете янында басып тора. Акчалар салынган сумкамны тотып, банктан чыктым да, райфога таба юнәлдем, ул да миңа иярде. Ишектән кертми генә бит: "Мин сине үзебезгә алып кайтам", - ди. Шулай итеп, бергәләп киттек моның белән, юл уңаеннан абыйга кереп чәй эчтек. Гариф абый да: "Эчми, тартмый, үзе тәртипле. Аңа кияүгә чыксаң, үкенмәссең", - дип, хәер-фатыйхасын бирде. Шулай итеп, Мансурлар гаиләсенә килен булып төштем. Түр якка чәй өстәле әзерләделәр, никах укыттык. Иртәгесен авылга кайттык, - дип искә ала Маһируза апа ул вакытларны. - 50 елның 18 елын кайнана белән яшәдем. Аллага шөкер, беркайчан сүзгә килмәдек, дус-тату булдык. Мансурым да акыллы, итагатьле иде. Бер күрүдә ошаттым мин аны. Өч ул, бер кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгардык. Барысы да үз гаиләләре белән Кәчимирдә яшиләр. Хәзер балаларның, оныкларның уңышларына куанып гомер итәбез.
Тормышка чыкканнан соң, Маһируза Касыйм кызы алтынчы тегү фабрикасында иң элек склад мөдире вазыйфасын алып бара, аннары цехта хезмәт куя. Сигез елдан артык төзүчеләр отрядында эшләп, лаеклы ялга чыга. Мансур әфәнде исә 37 ел район салым инспекциясендә ревизор булып эшли.
-Маһирузага бер күрүдә гашыйк булдым, - ди йорт башлыгы. - Үзенең тыйнак, чибәр, сабыр булуы белән башкалардан аерылып тора иде ул. Безне очраштырган, кавыштырган өчен язмышыма бик рәхмәтлемен.
Флюра ханым белән Фәрхәт абый исә туйда танышалар. Мәҗлестә берсе өздереп гармунда уйный, икенчесе җырлый. Яшьләр кавышуны озакка сузмый - 20 көн тирәсе очрашалар да, өйләнешеп куялар.
-Язмыш дигәннәре шулдыр инде, иптәш кызымның туена килеп, кияүгә чыгып калырмын, дип башыма да китермәгән идем. Әмма беркайчан үкенмәдем, ирем белән яратышып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Сабырлык, берең сөйләгәндә икенчең тыңлый белү, юл кую - тигез гомер итүнең сере әнә шул, - ди Флюра апа.
Хуҗабикә 40 ел тегү фабрикасында эшли. Фәрхәт абый исә күп еллар комбайн иярли, 30 ел бригадир вазыйфасын башкара. Ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Әби белән бабайның алты оныклары, ике оныкчыклары бар.
-Минем әлеге йортка килен булып төшүемә быел 20 ел була, ике улыбызны үстерүдә әткәй белән әнкәйнең өлеше чиксез зур булды. Аларның исәнлеге безнең өчен зур сөенеч. Аллага шөкер, тавышланышып тормадык, һәр эшне бергәләп башкардык. Хәзер дә безнең иң зур ярдәмчеләр әле алар, - ди Эльмира ханым.
Өлкәннәргә саулык, җан тынычлыгы белән тигезлектә яшәргә, бергә-бергә зөбәрҗәт, бриллиант туйларын да уздырырга Ходай насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk