Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәрчак сабыр ул

Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә эшләүче Дмитриев Нурсил Илсур улы 1994 елдан хокук сагында. Кайчан гына очраса да, һәрчак эш белән мәшгуль булыр: бер караганда гаепләнүче белән әңгәмә кора, икенче караганда экспертиза нәтиҗәләрен белешергә ашыга... Әмма нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ашыкмый гына төгәл җавабын...

-Без башлыча гаилә мөнәсәбәтләре, үтерү белән янау, белә торып сәламәтлеккә зыян салу кебек җинаять эшләрен тикшерәбез. Гаепләнүчеләрне, шикле кешеләрне эзләп табып, алардан сорау алганнан, шаһитләр белән сөйләшеп дәлилләр туплаганнан соң, эшләр судка җибәрелә, - ди ул. - Хезмәтебез бер дә җиңелләрдән түгел: бик күп эзләнү эшләре башкарырга, күзәтүләр алып барырга туры килә. Әмма минем беркайчан да ни өчен әлеге юлны сайладым икән, дип үкенгәнем булмады. Хезмәтемне яратып башкарганлыктан, җинаятьләрнең "очы"на чыгу да җиңелрәк кебек тоела.
Нурсил Илсур улы 2004 елда Ингушетия республикасының Назрань шәһәрендә хезмәт командировкасында булып кайта, 2010-2011 елда исә контракт нигезендә Чечен республикасының Гудермес шәһәрендә хезмәт итә.
-Әлеге төбәкләрдә хезмәт итү чорында шулай ук дознователь булып эшләдем. Административ хокук бозулар, җинаять эшләрен дә тикшерергә туры килде. Мин хезмәт иткәндә әлеге илләрдә тыныч иде, шунлыктан бернинди куркыныч тоелмады, - ди полиция майоры.
Бүлек җитәкчелеге, хезмәттәшләре арасында да хөрмәткә лаек ул. Полиция начальнигы Рамил Нургалиев:
-Нурсил Дмитриев һәрвакыт үз эшенә җаваплы карый, законнарны, норматив-хокукый актларны белә һәм дөрес итеп куллана. Әле яңарак кына хезмәт юлын башлап җибәрүчеләргә дә үрнәк остаз ул. Җинаятьче тиешле җәза алырга тиеш, дигән принциптан чыгып эш итә, үз максатларына ирешә. Халык, хезмәттәшләре белән дә үзен итагатьле, тыйнак тота, закон кысаларыннан беркайчан читкә чыкмый. Без аның хезмәтеннән канәгать, - дип бәяләде.
Барлык эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә, тормышларында уңышлар, иминлек, сәламәтлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk