Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Рәмзия Галимҗанова җәмәгать туклану оешмасының нәкъ “йөрәгендә” хисапчы булып эшли

"Оешманың үзәге, йөрәге - аның бухгалтериясендә. Анда эш аксаса, бөтен оешма комга утыра", - дип әйткәнен ишеткәнем бар бер җитәкченең. Мөлаем, ачык йөзле, чибәр, шул ук вакытта үз-үзен тотышыннан ук җитдилек бөркелеп торучы Рәмзия Галимҗанова җәмәгать туклану оешмасының нәкъ "йөрәгендә" хисапчы булып эшли. Кечкенәдән үк төгәллекне яраткан, мәктәптә укыганда төгәл...

"Оешманың үзәге, йөрәге - аның бухгалтериясендә. Анда эш аксаса, бөтен оешма комга утыра", - дип әйткәнен ишеткәнем бар бер җитәкченең. Мөлаем, ачык йөзле, чибәр, шул ук вакытта үз-үзен тотышыннан ук җитдилек бөркелеп торучы Рәмзия Галимҗанова җәмәгать туклану оешмасының нәкъ "йөрәгендә" хисапчы булып эшли.

Кечкенәдән үк төгәллекне яраткан, мәктәптә укыганда төгәл фәннәргә өстенлек биргән Рәмзия апаны башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китереп булмый. Урта белем алганнан соң иң зур теләге Финанс институтына укырга керү булса да, аны тормышка ашырырга насыйп булмый. Әмма ул югалып калмый, кооператив институтын тәмамлап, гомерлек һөнәренә юл сала.

-Без кечкенәдән шулай тәрбияләнгәндер инде: эш урынын алыштыру, бер урыннан икенчесенә күчеп йөрү - башка сыймаслык гамәл. Оешма чәчәк аткан вакытта шунда эшләгәч, авыр вакытларда, хезмәт хаклары белән кыенлыклар булганда да түзәргә тиеш, дип кабул итәбез, - ди гел бер урында - җәмәгать туклану системасында эшләгән Рәмзия апа.

Нинди генә һөнәр сайласаң да, эшкә укып кына өйрәнеп булмый, практик күнекмәләр кирәк. Хезмәтеңнең башлангыч чорында акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче, юл күрсәтүче остаз, ә үзеннән тырышлык, үҗәтлек сорала.

-Мин гомерем буе остазым, хәзер инде мәрхүмә Рәмзия Юскаевага рәхмәтле булдым. Ул республикада данлыклы белгеч, үз эшенең остасы иде. Бервакыт эшчеләргә хезмәт хакы өләшкәч, бер тиенем чагышмады. Рәмзия апа янына хисап кәгазьләрен тапшырырга кергәч, ул орышмады, кычкырмады, әкрен генә: "Бер тиенеңне тапкач керерсең", - дип, кире борып чыгарды. Менә шулай итеп мин тиененә кадәр туры китереп эшләргә өйрәндем. Киләчәктә үзем дә хезмәткәрләрдән шуны таләп иттем. Бәлки кемгәдер кырыс булып күренгәнмендер, әмма күңелем бик йомшак минем, кешеләрне рәнҗетүдән куркам, - диде тәҗрибәле хисапчы.

Җәмәгать туклану оешмасы җитәкчесе Розалия Хәйруллина да Рәмзия апаның хезмәтенә югары бәя бирде:

-Оешмада да, гаиләсендә дә үрнәк хатын-кыз. Йортында тәртип, тынычлык хөкем сөргәч, эшендә дә барысы гөрләп бара. Мин аңа ышанып барлык эшне йөкли алам. Хисапчы гына түгел, бик яхшы оештыру сәләте дә бар аның. Конкурс, ярминкә яки башка чаралармы - берсе дә Рәмзия ханымнан башка узмый. Киләчәктә дә бергә-бергә башкарасы эшләребез күп әле, - диде ул.

Күпме игътибар иткәнем бар - һөнәре исәп-хисап белән бәйле кешеләр эштән тыш вакытта физик хезмәткә өстенлек бирәләр, якын-тирәләрендә эстетик матурлык тудыралар. Рәмзия Галимҗанова да саннардан бушаган арада вакытын бакчада үткәрергә ярата: өй янын аллы-гөлле чәчәкләргә күмә, базында төрледән-төрле кайнатма, консервлар урын ала. Тормыш иптәше белән терлек, кош-корт асрарга да вакыт табалар. Ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Улларының итагатьле, эшчән, тәртипле булуларын горурланып әйтә бәхетле ана.

-Әлбәттә, тормышта исәп-хәсрәт тә булып тора. Якын кешеләреңне дә югалтырга туры килә, әмма сынауларда сыналсаң да, бирешергә ярамый. Мин җәмәгать туклану оешмасында хезмәт куеп шушы яшькә җитүемә бик шатмын. Эшләгән кадәр хезмәт юлын матур уздым, дип саныйм, - диде Рәмзия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk