Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нурис бәете

Оныгы Алия тарафыннан Юнысов Нурис бабайга багышлап язган бәет Бисмилләһир-Рахмәнир-Рәхим дип Башлыйм бәет башларын. 78 яшең тулгач, Гүргә керде башларың. Бу бәетне язамын мин Бар туганнар исеменнән, Үткән еллар, аккан сулар... Китмәссең син күңелдән. Кылган догаларыбыз Сиңа барып ирешсен, Җаның риза булса иде... И бабакай... нишләрсең?! Туйганчы сөйләшә идек бит...

Оныгы Алия тарафыннан Юнысов Нурис бабайга багышлап язган бәет
Бисмилләһир-Рахмәнир-Рәхим дип
Башлыйм бәет башларын.
78 яшең тулгач,
Гүргә керде башларың.
Бу бәетне язамын мин
Бар туганнар исеменнән,
Үткән еллар, аккан сулар...
Китмәссең син күңелдән.
Кылган догаларыбыз
Сиңа барып ирешсен,
Җаның риза булса иде...
И бабакай... нишләрсең?!
Туйганчы сөйләшә идек бит
Бергәләшеп утырып,
Кабереңә карап торабыз
Күзләребезне тутырып.
Әбигә дә иптәше идең
Бик зур терәк булдың гомергә.
Китәрсең дип уйламаган идек,
Ташлап киттең безне мәңгегә.
Һәр көн зиратка менә ул
Ишетергә тели сүзеңне,
Дога кыла синең рухыңа
Тик күралмый синең үзеңне.
И бабаем, исән чакта
Бигрәк шат, юмарт идең,
Бар дуслар-туганнарыңа
Ярдәмчел була белдең.
Шушы язган бәет сүзләрем -
Дога булып барсын кабереңә,
Бу дөньяда бүтән күренеш булмас,
Хуш, бәхил бул, бабай мәңгегә!

фото: http://blog.prosperitylab.ru/just-do-it/3-sposoba-sdvinut-delo-s-mertvoj-tochki-kak-unichtozhit-len.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәет

erid: 2VtzqxWHLUk