Нурис бәете
Оныгы Алия тарафыннан Юнысов Нурис бабайга багышлап язган бәет
Бисмилләһир-Рахмәнир-Рәхим дип
Башлыйм бәет башларын.
78 яшең тулгач,
Гүргә керде башларың.
Бу бәетне язамын мин
Бар туганнар исеменнән,
Үткән еллар, аккан сулар...
Китмәссең син күңелдән.
Кылган догаларыбыз
Сиңа барып ирешсен,
Җаның риза булса иде...
И бабакай... нишләрсең?!
Туйганчы сөйләшә идек бит...