Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчкәрә коррекция-интернат мәктәбендә кукмаралылар хәйрия концерты куйды

Моң - кешелекнең беренче ачышларының иң серлесе булган. Борынгы бабаларыбыз ташны ташка, агачны агачка бәргәч, тавыш чыкканын аңлап алып, аларны кушып, үзләренә бер яңалык тапканнар - көйләр тудыра башлаганнар. Соңрак кош сайрауларын кабатлап, яңа уен кораллары ясап, беренче көйләрне тулыландырганнар, яңаларын уйлап тапканнар. Ул вакытта уен кораллары таш, агач ботакларыннан...

Моң - кешелекнең беренче ачышларының иң серлесе булган. Борынгы бабаларыбыз ташны ташка, агачны агачка бәргәч, тавыш чыкканын аңлап алып, аларны кушып, үзләренә бер яңалык тапканнар - көйләр тудыра башлаганнар. Соңрак кош сайрауларын кабатлап, яңа уен кораллары ясап, беренче көйләрне тулыландырганнар, яңаларын уйлап тапканнар. Ул вакытта уен кораллары таш, агач ботакларыннан ясалса, хәзер ниндиләре генә юк. Кыллы, төймәле һәм башка бик күп төрләре бар аларның. Безнең халкыбызның иң яраткан, күңеленә якын булганы - гармун, баян. Электән бу уен коралларында уйнаучыларны хөрмәт иткәннәр, яратканнар. Бүгенге көндә дә аларның дәрәҗәләре югары. Интернет, электрон музыка кораллары заманы булуга карамастан, халкыбыз әлеге моңнарны ишеткәндә тыныч кына кала алмый.

Авылыбызда күптән түгел үзләренең моңнары белән күзләрне яшьләндерергә сәләтле, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар фестивале, "Балкыш" һәм "Татарстан - безнең йортыбыз" конкурслары лауреаты "Баламишкин" баянчылар төркеме концерты булды. Әлеге бәйрәм Мәчкәрә коррекция-интернат мәктәбендә укучы балалар өчен оештырылган иде. Алар уйнап җибәрүгә йөрәкләр җилкенеп, үзебез яшәреп киткән кебек булдык, ә балалар, сихри моңга күмелеп, үзләренең кайда утырганнарын да оныттылар. Халкыбызның моңын югалтмыйча, үзләрендә саклап, башкаларга да җиткерүче бу төркем белән сокланмыйча мөмкин түгел. Әйе, соклану һәм хөрмәт хисе белән карадык без аларның чыгышларын.

Бу көннең сихрилеген, ямен шушы гармун моңнарына кушылып жырлаучылар дәвам итте. Әлфинур Юнысова, Марат Мөхәммәтшин, клуб мөдире Mиләүшә Шакирова, эшмәкәр Ясирә Гарифуллиналарның җырлары кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде. Алар укучыларны да, авыл кешеләрен дә үзләренең матур тавышлары, татар моңнары белән сөендерделәр, балаларга күчтәнәчләр өләштеләр.

Мәчкәрә коррекция-интернат мәктәбе коллективы исеменнән Вәсилә ХАСАНЯНОВА.

фото: https://yandex.ru/clck/redir

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk