Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада ачылучы “Delight” фотостудиясе “Гашыйклар көне” фотопроекты тәкъдим итә

Дуслар, тиздән иң матур бәйрәмнәрнең берсе - "Гашыйклар көне"н билгеләп үтәчәкбез. Бу көннәрдә күпләр инде үзләренең икенче яртыларына бүләк эзләү белән мәшгульдер. Йөрәк формасындагы открытка, йомшак уенчык, конфет һәм чәчәкләрдән тыш, яраткан кешемне тагын тагын ниләр белән сөендерим икән дисезме? "Delight" фотостудиясенең "Гашыйклар көне" фотопроектында катнашып карагыз әле, бер дә...

Дуслар, тиздән иң матур бәйрәмнәрнең берсе - "Гашыйклар көне"н билгеләп үтәчәкбез. Бу көннәрдә күпләр инде үзләренең икенче яртыларына бүләк эзләү белән мәшгульдер. Йөрәк формасындагы открытка, йомшак уенчык, конфет һәм чәчәкләрдән тыш, яраткан кешемне тагын тагын ниләр белән сөендерим икән дисезме? "Delight" фотостудиясенең "Гашыйклар көне" фотопроектында катнашып карагыз әле, бер дә үкенмәссез.

Тормышның бәхетле, сөенечле, аеруча мөһим булган мизгелләрен чагылдырып калу өчен фоторәсемнәр ярдәмгә килә. Шуның өчен сез дә фотостудиягә килеп, сөйгәнегез белән бергәләп фотога төшсәгез, икегез өчен дә "Изге Вәли" көненә иң шәп бүләк булачак!

-Гашыйклар көне уңаеннан әзерләнүче фотопроектта зәвыклы интерьер, темага кагылышлы җиһазлар романтик мохиткә алып керәчәк. Фотосессия ярты сәгать дәвам итә. Матур итеп бизәлгән дисктагы 15 фотосурәт исә нибары бер мең сум тора, - ди фотограф Рамил Газизов. - 13 февраль, кичке сәгать алтыда, фотостудиянең ачылу көнендә фотосессиядә бушлай катнашу өчен отыш та уйнатылачак. "Гашыйклар көне" фотопроекты исә 23 февральгә кадәр дәвам итә. Беренче проект төгәлләнгәннән соң, аны башкасы алыштыра. "Delight" фотостудиясендә без башка фотографларны да күрергә шат булыр идек. Шулай ук алар һөнәри эшчәнлекләре өчен безнең бинаны арендалап та тора алалар.

Шәхсән мин "Гашыйклар көне"нә яраткан кешемә нинди бүләк ясарга кирәклегенә төшендем. "Delight" фотостудиясенең махсус проектында катнашу безнең икебез өчен дә бихисап уңай тәэсирләр бүләк итәр, дип ышанам.

"Гашыйклар көне" фотопроектында катнашу өчен бары тик 89274304270 телефон номерына шалтыратып язылырга гына кирәк.

Клиентларның рөхсәте белән һәр проектның да иң уңышлы фоторәсемнәре "Хезмәт даны" газетасының kukmor-rt.ru сайтында урнаштырып барылачак.

"Delight" фотостудиясенең адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 130а йорт (элеккеге РАЙПО бинасы, 3 кат).

Эльвира АСКАРОВА

фото: http://lur-ka.livejournal.com/87862.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk