Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада бер укучы ике фәннән дә БДИда 100 балл җыйган

Зур Сәрдек гимназиясенең чыгарылыш укучысы Гөлназ Садриева рус теле һәм биологиядән Бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл туплады. Соңгы берничә елда БДИ иң күп сөйләнелә торган темаларның берсенә әйләнде. Ул-кызы быел мәктәптә соңгы елын укучы әти-әниләр дә, мөгаллимнәр, балалар үзләре дә борчыла. Шулай булмый ни, елдан-ел таләпләр катгыйлана бит. Тиешле бусаганы...

Зур Сәрдек гимназиясенең чыгарылыш укучысы Гөлназ Садриева рус теле һәм биологиядән Бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл туплады.

Соңгы берничә елда БДИ иң күп сөйләнелә торган темаларның берсенә әйләнде. Ул-кызы быел мәктәптә соңгы елын укучы әти-әниләр дә, мөгаллимнәр, балалар үзләре дә борчыла. Шулай булмый ни, елдан-ел таләпләр катгыйлана бит. Тиешле бусаганы уза алмыйча, "икеле" алсаң, бөтенләй аттестатсыз да калуың бар...

Бу уку елының да төп дулкында узучы имтиханнары артта калды - рус теле һәм математикадан, кайбер сайлап алу фәннәреннән дә нәтиҗәләр билгеле инде. Районда рус теле һәм биологиядән өчәр бала БДИ биремнәрен 100әр баллык итеп эшләгән. Алар арасында 200 балл иясе Гөлназ Садриева да бар.

-Гөлназыбыз булдыра. Үзе тырыш, үзе сәләтле, максатчан, акыллы. Аның кебек уңган-булганнар бик сирәк хәзер, - дип башлады үзенең сүзен Зур Сәрдек гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөһрә Зиннәтуллина. - Ел дәвамында районда гына түгел, республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулап килде. Рус теле, биология, химиядән аеруча сәләтле ул. Имтиханнарга укытучылары белән дә, өстәмә дә хәзерләнде. Алга таба да уңышлар насыйп булсын аңа.

Уку алдынгысы, гимназияне алтын медальгә тәмамлаучы кызның үзе белән якыннанрак танышу өчен аның туган авылы Адайда булып кайттык. Гөлназ гимназиягә сигезенче сыйныфка - җиде ел Кукмара 3нче мәктәбендә укып килгән. Рус телле мәктәптән саф татарча укытылучы белем йортына күчкәндә авырлыклар да булмый калмагандыр?!

-Беренче айларда бик җиңел булды, дип әйтмәс идем. Тел белән бәйле проблемалар туды, билгеле. Әмма үзлегемнән матур әдәбият уку, өстәмә шөгыльләнеп, туган телем - татар телен тиешле дәрәҗәдә камилләштерә алдым, - ди Гөлназ. - Кечкенәдән хыялым табибә булу иде. Шуның өчен рус теле, биология һәм химияне аеруча ныгытып үзләштердем. Быел биологиядән район данын яклап Бөтенроссия олимпиадасында да катнаштым. Ниниди дә булса нәтиҗәләргә ирешү өчен, әлбәттә, үз алдыңа максат куярга кирәк. Мин беренче сыйныфтан гел "биш"ле билгеләренә генә укыдым. Һәр фәннән дә өй эшләрен күңел биреп, җиренә җиткереп башкарырга, сәбәпсезгә дәресләр калдырмаска тырыша идем. Минем имтиханнардан 100 балл туплавыма ышанмаучылар, акча белән сатып алгансың, күчергәнсең, диючеләр дә күп булды. Әмма боларның берсе дә дөрес түгел. Унбер ел буе укуымның нәтиҗәсен мин быел имтиханнарда татыдым. Чыннан да, әгәр дә укысаң, БДИны бернинди өстәмә ярдәмнәрсез дә 100 баллга биреп була...

Гөлназ үзенең уңышларында беренче укытучысына да рәхмәтле:

-Рәсүлә Гыйльметдинова таләпчән, шул ук вакытта сабыр һәм тирән белемле мөгаллимә иде. Бездә беренче көннәрдән үк белемгә омтылыш уятты, - ди ул. - Бер-беребездән көнләшеп укый идек. Укытучымның киңәшләре мине алдагы тормыш юлымда да озатып барыр.

Имтиханнарын бик яхшы бирүдә гимназиядә эшләп килүче фән түгәрәкләрендә шөгыльләнүнең дә ярдәме була, билгеле. Рус теле һәм биологиядән репетиторларга бөтенләй дә йөрми ул, бары тик химиядән генә Кукмарага барып өстәмә дәресләр ала.

-Безне укытучыларыбыз Алсу Баһабиева - рус теленнән, ә Равия Шәфигуллина биологиядән атнага ике тапкыр дәрестән тыш түгәрәкләрдә дә әзерләделәр, - ди Гөлназ. - Унберенче сыйныфта барлык уку материалын кабатлап, БДИ биремнәрен эшләп чыктык. Даими рәвештә яңа сатуга чыккан китапларны сатып алып, өйгә кайткач, алар буенча да эшли идем. Аллага шөкер, еллар буена сузылган тырышлыгым бушка китмәде.

Гөлназның уңышлары белән сөенеп, аның өчен борчылып торучылар, әлбәттә, әти-әниләре.

-Имтиханнарга әтисе белән барды. Алар юлга кузгалып, кайтып күзгә күренгәнче теләкләр теләп, догалар укып тора идем, - ди әнисе Клара ханым. - Нәтиҗәләр көтү дә авыр бит әле ул. Рус теленеке авыл Сабан туе көнне билгеле булды. Иң элек ышанмадык, үз күзләрем белән компьютерга барып карагач, сөенечебезнең чиге булмады. Химиядән дә нәтиҗәне көтеп алсак, бер кат җиңел сулап куяр идек...

Сүз уңаеннан: Гөлназ химиядән дә үзенең эшен 100 баллык булырга тиеш, дип исәпли. Әлегә нәтиҗәләр билгеле түгел. Гимназия укучысы БДИның 300 баллы кызы булып район тарихына да кереп калмагае...

Гөлназ Садриевадан биш киңәш:

-дәреснең һәр яңа темасын игътибар белән үзләштерергә һәм үзлегеңнән ныгытып барырга кирәк

-7-8 сыйныфларда ук һөнәр сайлау һәм шул өлкәдә белемнәрне тирәнәйтү шарт

-БДИга әзерләнүне 10 сыйныфтан ук башларга кирәк

-Өстәмә рәвештә матур әдәбият уку фикерәүне, күзаллауны киңәйтә

-тырышкан һәркем БДИны тапшыра ала.

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара БДИ укучы 100 балл

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X