Туембаштан Рәфинә Әхмәтҗанова югары уку йортына укырга керә алуы белән укытучыларына рәхмәтле
Мәктәпләрдә дәресләр башланды, ә минем зур сумка асып беренче сыйныфка барганыма инде 11 ел вакыт үткән. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучыларым! Минем өчен һәрбер фәннән укыткан укытучыларым беренче һәм бердәнбер булдылар. Чөнки 11 ел буена алар мине гаҗәеп гыйлем дөньясына, олы тормыш юлына ару-талусыз озатып килделәр. Кирәк вакытта киңәшче...