Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Туембаштан Рәфинә Әхмәтҗанова югары уку йортына укырга керә алуы белән укытучыларына рәхмәтле

Мәктәпләрдә дәресләр башланды, ә минем зур сумка асып беренче сыйныфка барганыма инде 11 ел вакыт үткән. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучыларым! Минем өчен һәрбер фәннән укыткан укытучыларым беренче һәм бердәнбер булдылар. Чөнки 11 ел буена алар мине гаҗәеп гыйлем дөньясына, олы тормыш юлына ару-талусыз озатып килделәр. Кирәк вакытта киңәшче...

Мәктәпләрдә дәресләр башланды, ә минем зур сумка асып беренче сыйныфка барганыма инде 11 ел вакыт үткән. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучыларым! Минем өчен һәрбер фәннән укыткан укытучыларым беренче һәм бердәнбер булдылар. Чөнки 11 ел буена алар мине гаҗәеп гыйлем дөньясына, олы тормыш юлына ару-талусыз озатып килделәр. Кирәк вакытта киңәшче дә, терәк тә, дус та, сердәшче дә булдылар. Әмма укытучыларыбызның безгә карата булган мөнәсәбәтләре турында вакытлар узу белән генә аңлый башлыйбыз икән...

Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, үзем теләгән уку йортына укырга кердем. Әлеге укырга керүем белән мин Туембаш мәктәбенең һәм Кукмара беренче гимназиясенең барлык укытучыларына, беренче укытучым Мөршидә Мотыйгуллина, математика укытучысы Нурфия Зыятдинова, Кукмара беренче татар гимназиясе директоры Васыйл Касыймовка, математика, физика фәннәреннән белем биргән Рәйхана Галимова, Илнар Хәйруллиннарга зур рәхмәтлемен. Шулай ук, Кукмарада 10-11 сыйныфларда укыган вакытта мине фатирда торгызган Язилә Сәлимгәрәева, Гамбәрия апа, Диләрә апа һәм Гөлнара апа гаиләләренә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете, авыр хезмәтегездә уңышлар, озын гомер теләп калам! Без сезнең укучыларыгыз булу белән горурланган кебек, киләчәктә сез дә безнең белән горурлансагыз иде!

Тирән ихтирам белән,

Туембаштан укучыгыз Рәфинә Әхмәтҗанова

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара БДИ укучы

erid: 2VtzqxWHLUk