Кукмарада бер укучы ике фәннән дә БДИда 100 балл җыйган
Зур Сәрдек гимназиясенең чыгарылыш укучысы Гөлназ Садриева рус теле һәм биологиядән Бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл туплады.
Соңгы берничә елда БДИ иң күп сөйләнелә торган темаларның берсенә әйләнде. Ул-кызы быел мәктәптә соңгы елын укучы әти-әниләр дә, мөгаллимнәр, балалар үзләре дә борчыла. Шулай булмый ни, елдан-ел таләпләр катгыйлана бит. Тиешле бусаганы...