Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара хәрби комиссариаты бинасында зур күләмле төзекләндерү эшләре башкарылды

Кукмарага эш визиты белән Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин килде. Генерал-майорның максаты капиталь төзекләндерелгән хәрби комиссариат белән танышу иде. Аны район башлыгы Сергей Димитриев һәм район хәрби комиссары Равил Гафиевлар озатып йөрде. -1978 елда сафка баскан бина, чыннан да, бик искергән иде инде. Соңгы ремонт эшләре дә моннан 20 ел...

Кукмарага эш визиты белән Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин килде. Генерал-майорның максаты капиталь төзекләндерелгән хәрби комиссариат белән танышу иде. Аны район башлыгы Сергей Димитриев һәм район хәрби комиссары Равил Гафиевлар озатып йөрде.


-1978 елда сафка баскан бина, чыннан да, бик искергән иде инде. Соңгы ремонт эшләре дә моннан 20 ел элек башкарылган булган. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән биш миллион сумга якын акчага бина тулысынча яңартылды. Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге "Стройком" төзелеш оешмасы хезмәткәрләре июль-август айларында хәрби комиссариатка яңа сулыш өрделәр. Бүгенге көндә бина тышкы яктан да, эчтән дә үзенә җәлеп итеп тора. Түбә, барлык тәрәзә-ишекләр алыштырылды, җылылык челтәре, санузел яңартылды, эчке бизәү эшләре башкарылды, территория төзекләндерелде. Оешма егет-кызларына бинаның подвал өлешендә дә шактый хезмәт куярга туры килде, - ди район хәрби комиссары Равил Гафиев. - Коллектив белән очрашу вакытында Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин республиканың төньяк өлешендәге хәрби комиссариатлар арасында безнең бүлекнең беренче урында булуын билгеләп үтте.

Бүгенге көндә хәрби комиссариатта кызу эш өсте - көзге чакырылыш бара. Районыбыздан 85 егетнең армия сафларына алыначагы хакында газетаның алдагы санында хәбәр иткән идек. Медицина тикшеренүе узып, сәламәтлекләре яхшы, дип табылганнар Екатеринбург, Хабаровск, Новороссийск, Ульян каласы һәм Кизнердагы хәрби частьларда, күбесенчә коры җир гаскәрләрендә хезмәт узачаклар. Сигезенче декабрьдә соңгы төркем егетләр дә юлга кузгалачак.

-Егетләр барысы да диярлек югары һәм урта һөнәри белемле. 46сы автомәктәптә укып, "В" һәм "С" категорияләре буенча транспорт йөртү таныклыгы алган. Районыбыз шефлык итүче Кизнер поселогындагы хәрби частька бу чакырылышта ун егетне җибәрү планлаштырылган иде, өчесе инде барып урнашып, үзләренең хезмәтләрен башлап җибәрделәр, - ди Равил Гафиев. - Быел районнан 24 кеше контракт нигезендә хезмәткә алыну өчен өч елга килешү төзеде. Бүгенге көндә алар Анапа, Сахалин, Севастополь, Оренбург, Архангельск, Башкортостан һәм башка хәрби частьларда хезмәт итәләр. 20 яшьтән 40 яшькә кадәрге ир-егетләрне килешүләр төзергә чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев