Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Истә, һаман да истә...

Зур Кукмара урта мәктәбен 5, 10, 15, 20, 25 ел элек тәмамлаган укучылар, аларның сыйныф җитәкчеләренең очрашу кичәсе булды. Туган мәктәбемнең һәр бүлмәсендә җанлы сөйләшүләр, сагыну хисләре белән тулган күңелләрнең тулып ташуы, үткән елларның кайтавазы булып, яңгырап торды.

Кичәнең икенче өлеше мәктәпнең актлар залында дәвам итте. Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Марат Галиевның быел мәктәпне тәмамлаганына 35 ел булган. Кунакларны, укытучыларны, укучыларны сәламләп, иң матур теләкләрен җиткерде ул. Мәктәп директоры Габит Нәҗипов та әлеге белем йортын 25 ел элек тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучысы. Элегрәк мәктәптә физик тәрбия дәресләре алып барса, инде күп еллар биология фәненнән белем бирә. Директор булып эшли башлаганына да өч ел тулган. Шулай ук мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Фаил Хәбибуллин да 25 ел элек шушы мәктәп бусагасыннан олы тормышка аяк баскан. Мөгаллимнәр яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә иң җаваплы эшләр алып баралар.
Мәктәпне 20 ел элек тәмамлаган укучылар исеменнән миңа да сүз бирелгәч, үзем дә гаҗәпләнеп куйдым. Күңелем белән һаман яшьлектә булсам да, шактый еллар үткән. 1993 елның матур май аенда, мине дә зур тормышка чакырып, соңгы кыңгырау чыңлады. Шушы җаваплы чорда үзенең акыллы киңәшләре белән ярдәм иткән, тормышка дөрес юл күрсәткән сыйныф җитәкчебез Илһамия апа Галиуллинага аеруча рәхмәтле без. Ул үткәргән сыйныф сәгатьләренең тирән эчтәлекле булуы әле дә хәтердә саклана. Авыр фән булса да, математика дәресләрен дә бик яраттык. Педагогик тәҗрибәсе бай булган укытучыбыз тормыш-чынбарлыкның иң әһәмиятле якларын математик мәсьәләләр чишкәндә дә дәлилләп аңлатып бирә иде. Укытучыбызның эшчәнлеге һәрберебезнең тормыш юлында олы маяк булуын горурланып әйтәсе килә.
Безнең чыгарылышның сыйныф җитәкчеләре берничә булды. Җырга-моңга гашыйк итеп үстергән Нәкыя апа Хәмитовага, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләгән Фәрит абый Сәйфетдиновка, хезмәткә хөрмәтле булырга өйрәткән Илсур абый Мөхәммәтгалиевка мәктәпне 20 ел элек тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Күңелебезгә белем орлыклары чәчкән башлангыч сыйныф укытучыларыбыз Вәсимә һәм Зөмәрә апалар, кызганычка каршы, бүгенге көндә безнең арабызда юк.
Мин үзем дә шушы мәктәптә унөченче ел инде балаларга татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Әлеге һөнәрне сайлауда зур юнәлеш биргән укытучым Зөфәр абый Гомәровка олы рәхмәтле булдым. Укучыларыма да Зөфәр абыйның гадел, күркәм эшчәнлеге турында сөйләргә яратам.
Очрашу кичәсе укучыларның чыгышлары белән дәвам итте. Сәхнәдә сыйныф җитәкчем Фәрит абыйны күрү дә минем өчен зур шатлык булды. Аңа 19 егет, 8 кыз белән эшләргә бер дә җиңел булмагандыр, әлбәттә. Әмма Фәрит абыйның тавыш күтәреп ачуланганын бер дә хәтерләмим. Очрашу кичәсендә дә гел яхшы яктан гына искә алды ул безне.
Мәктәпне 15 ел элек тәмамлаган укучыларга да сүз бирелде. Инглиз теле укытучысы Илзия Галимуллина мәктәп елларындагы истәлекле вакыйгалар, күңелле хатирәләр турында сөйләде. Башлангыч сыйныф укытучылары Зөбәйдә Идиатуллина да үзләре янында - аны укучыларыннан аера торган да түгел. "Бүгенге көндә мин үз укучыларымның балаларын укытам, шуңа күрә алар һәрчак янәшәмдә", - ди ул. Болгар төбәгеннән сагынып, кайнар сәламнәр алып кайткан Рамилә Сираҗетдинованың моңлы тавышы, матур җырлары бу мизгелдә һәркем йөрәгенә дәва булып барып ирешкәндер.
Бәйрәм кичәсен алып баручы 10 сыйныф укучысы Ильяз Җиһаншин белән татар теле һәм әдәбияты фәненнән практика үтүче Айгөл Галиәхмәтовалар шигырь юллары белән мәктәпне 10 ел элек тәмамлаган укучыларны һәм аларның сыйныф җитәкчеләрен сәхнәгә чакырдылар. Бу елгы чыгарылышның сыйныф җитәкчеләре Мәдинә Галиева, Ольга Галәветдинова, Резедә Кәримоваларның элеккеге укучыларына әйтер сүзләре күп иде. Кукмара агрофирмасы генераль директоры Ришат Хәнәфиевның мәктәп елларының кызыклы вакыйгаларын искә төшереп, укытучыларга иң изге теләкләрен җиткерүе дә аеруча күңелгә хуш килде. Аның оста сөйләме, шаян фикерле булуы күпләрне таң калдырды.
Мәктәпне 5 ел элек тәмамлаган укучылар да үзләренең балачак елларын сагынырга өлгергәннәр. Кукмара 3нче урта мәктәбендә инглиз теле дәресләрен укытучы Чулпан Бариеваның чыгышы бик матур иде. Ирек Мотыйгуллин тарих һәм география дәресләренең тормышта һәрчак кирәк булуын кызыклы мисаллар белән дәлилләде. Сыйныф җитәкчеләре Тәнзилә Әхтәмова һәм Фаил Хәбибуллиннар, үз укучыларының тирән эчтәлекле фикерләрен тыңлап, дулкынлану хисләре кичергәннәрдер.
Мәктәпне 18 ел элек тәмамлаган Руслан Нәбиевның җанга сихәт бирә торган матур җырлары астында һәркем үзенең балачагы, яшьнәп үткән үсмер чоры белән саубуллашкан кебек, бер мизгелгә тынып калды. Бу очрашудан һәркем йөрәк түрендә йөрткән хатирәләрен яңартып, рухи азык алып киткәндер дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X