Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исән-имин булсын авыллар (шигырь)

Кеше гомере агач кебек, Тамырлары китә еракка. Һәр ел саен арта тармаклары, Ботаклары иелә гел аска. Баһадирдай үскән агачлар да Бирешәләр кайчак давылга. Кешеләр дә гомер көзе килгәч, Ышыкланыр урын эзләгәндәй, Ашыгалар туган авылга. Туган авылы сыендыра Чыгып киткән үзенең баласын. Яшәү көче бирә һәркайсына, Кайдан гына кайткан булмасын. Яланаяк...

Кеше гомере агач кебек,

Тамырлары китә еракка.

Һәр ел саен арта тармаклары,

Ботаклары иелә гел аска.

Баһадирдай үскән агачлар да

Бирешәләр кайчак давылга.

Кешеләр дә гомер көзе килгәч,

Ышыкланыр урын эзләгәндәй,

Ашыгалар туган авылга.

Туган авылы сыендыра

Чыгып киткән үзенең баласын.

Яшәү көче бирә һәркайсына,

Кайдан гына кайткан булмасын.

Яланаяк йөргән сукмаклардан

Йөри алсаң әле бик шөкер.

Көч-куәтләр күчә йөрәкләргә,

Күңелләрең була бөтен-көр.

Яшьлегеңнең хатирәсен барлап,

Су буйларын иңләп йөрисең.

Күпме атласаң да сукмаклардан,

Ару-талуларны белмисең.

Әнә, чишмә ага кыйбла якка.

Әле һаман агышы бик көчле.

Ул да шулай туган җирәрендә,

Җир-анадан аладыр көчне.

Инеш буйларында бөтнек үсә,

Кагылуга исе тарала.

Туган авылыңда кычыткан да,

Иң матуры булып санала.

Яр буенда үскән тал-тирәкләр

Бер мизгелгә тынып калганнар.

Әллә инде безгә сәлам биреп,

Кайтуларны көтеп алганнар.

Тау буенда үскән җиләкләрең

Әле дә сине көтеп торганнар.

Күл буенда үскән тупыллар да,

Көтә-көтә инде арганнар.

Һәр йортның да ишекләре ачык,

Сине зурлап каршы алалар.

Балаларны гына танып булмый,

Кемнәрнеке икән соң алар?

Авылымның уңган кешеләре,

Рәхмәтлемен сезгә, туганнар.

Үз көчләре белән күркәм мәчет

Авыл уртасына салганнар.

Сабантуйлар үтә һәр ел саен,

Чыгып киткән кайта сагынып.

Күл эчендә каз-үрдәкләр йөзә,

Каршылыйлар канат кагынып.

Сагынганда кайтып керер өчен

Төп нигезләр юкка чыкмасын.

Авылдагы һәр йорт имин булсын,

Исән-саулар булсын кешеләре,

Кайгы-хәсрәт җиле исмәсен.

Яшәү көче бирсен барчабызга

Үз төбәгең - туган авылың.

Шөкрана кылып яшик әле,

Гомерләрне кайда үткәрсәк тә,

Ризалыгын алыйк Аллаһның!

Зур өметләр баглап Ләбибә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Аман-Оштырма, Вахит.

фото: http://wallpaper.zoda.ru/nature/wpkwgy.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X