Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирне бозган өчен штрафлар артты

Быел Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр керде. Шул исәптән җирләрне, туфракны җил, су эрозиясеннән саклау буенча тиешле таләпләрне үтәмәгән, җирнең сыйфатын боза торган башка тискәре гамәлләр өчен штраф күләмнәре артты. Гражданнарга 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга...

Быел Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр керде. Шул исәптән җирләрне, туфракны җил, су эрозиясеннән саклау буенча тиешле таләпләрне үтәмәгән, җирнең сыйфатын боза торган башка тискәре гамәлләр өчен штраф күләмнәре артты. Гражданнарга 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 700 мең сумга кадәр штраф күләмнәре билгеләнде.

Моннан тыш, авыл хуҗалыгы җирләренә карата һәм җир турындагы законнарны бозу нәтиҗәләрен бетерү буенча дәүләт җир күзәтчелеген башкара торган органнарының күрсәтмәләрен тиешле срокта үтәмәгән өчен дә штраф күләмнәре үзгәрде. Гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 30 меңнән 50 мең сумга кадәр (яки 3 елга кадәр квалификациядән мәхрүм итү), юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штрафлар каралган.

Рафис Низамиев, "Россельхознадзор"ның җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=715._-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk