10 июнь 2015 яңалыклары
-
Синоптиклар 11 июньгә нинди һава торышы фаразлый?
Элек-электән һава торышы сөйләшү өчен төп тема булган. Әсәрләрдән укып беләбез: мәхәббәтен белдерергә омтылган яшьләр дә сүзне һава торышыннан башлаганнар. Һич туйдырмый торган тема бу. Иртәгә, 11 июньдә исә көн болытлы булачак, җылылыкның 16 градус булуы гына көтелә. Секундына 4-5 метр тизлектәге җил исәчәк. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
Районыбызның опека бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм оештырды (+Фоторепортаж)
Бүген дүртенче мәктәп янындагы ял паркында опекага алынган балалар өчен бәйрәм - Сабантуй оештырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиевалар тәбрикләде. Сабантуйда малайлар һәм кызлар төрле ярышларда катнаштылар: капчык киеп сикерделәр, сулы чиләк белән йөгерделәр, күзне бәйләп әйберләр кистеләр, җырладылар....
-
Кукмара Сабан туена концерт программасы белән Рифат Зарипов төркеме килә
Сабантуйда Рифат Зарипов группасы, Вадим Захаров, районның танылган артистлары, коллективлары чыгыш ясаячак, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр хезмәт күрсәтәчәк. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: Кукмара Сабан туе 13 июньдә, Киндеркүл авылы янындагы аланда була. Башлана 10.00 сәгатьтә. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=715.V7S-
-
Бал – 70 төрле чирдән дәва
Витамин җитмәгәндә 100-150 грамм җир җиләген 2 чәй кашыгы бал белән болгатырга, моңа вак итеп турап 1 киви кушарга һәм һәр көнне (җир җиләге булганда) эчәргә. *** Йөрәк авыртканда 1 стакан кайнаган суга 2 аш кашыгы изелгән җир җиләге, ярты чәй кашыгы бал, тәменә карап лимон суы салырга. Көнгә 1...
-
Күппрофильле лицей укучылары “Кидспейс” балалар шәһәрчегенә экскурсиягә барды (+Фоторепортаж)
Җәйге каникуллар башлануга Кукмарадагы күппрофильле лицейның 3 В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Ирина Димиева белән берлектә Казандагы "Кидспейс" балалар шәһәрчегендә экскурсиядә булып кайттылар. Балаларда кече яшьтән үк һөнәр нигезләрен күзалларга ярдәм итүче шәһәрчектә барлыгы 20 уен станциясе эшли. Кызлар стилист, хат ташучы, банк хезмәткәре, супермаркет кассиры кебек һөнәрләрдә үзләрен сынап...
-
Кукмарада узачак “Сабантуй” бәйрәме программасында ниләр генә юк!
Программада: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру ("Спортивный Татарстан" мәйданчыгы 10.00 сәгатьтә) -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү категорияләрендә милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү категориясендә кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар; -ат чабышы (13.00 сәгатьтә);...
-
Җирне бозган өчен штрафлар артты
Быел Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр керде. Шул исәптән җирләрне, туфракны җил, су эрозиясеннән саклау буенча тиешле таләпләрне үтәмәгән, җирнең сыйфатын боза торган башка тискәре гамәлләр өчен штраф күләмнәре артты. Гражданнарга 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затларга...
-
Тел кая киткән?
Декабрь ае. Авыл җирендә һәркемдә диярлек сугымга мал бар. Хәбибулла бабай да уллары белән сатарга дип, симерткән малын эшкәртте. Хәзер бит малны дүрткә генә бүлеп сатасы. Эше бетте, кодагый. Зур малның теле бик тә тәмле була. Юка гына итеп, телемләп кискәлисең дә кыздырасың, тел белән бергә үзеңнең телеңне дә йотарсың....
-
Кукмара Сабан туе 13 июньдә була
Узган атнада районыбыз авылларында милли бәйрәм - Сабантуйлар гөрләде. Ә менә 13 июнь көнне Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта Кукмара Сабан туе узачак. Башлана сәгать 10.00да. Рәхим итегез!
-
Шепшеңәрдә узган Сабан туеннан фоторепортаж
Шепшеңәр авылында язгы чәчү тәмамлану уңаеннан зур бәйрәм - җыен узды. Бәйрәмне Коръән укып Фаиз абый Газизов башлап җибәрде. Сабантуй төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Тәслимә Низаминың конөерт программасын (спонсоры Илсур абый Миннегали улы), кызларның, җыр-бию төркеменең чыгышларын да һәркем яратып кабул итте. Ул көнне Нырты мәктәбен 1973 елда...