Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күппрофильле лицей укучылары “Кидспейс” балалар шәһәрчегенә экскурсиягә барды (+Фоторепортаж)

Җәйге каникуллар башлануга Кукмарадагы күппрофильле лицейның 3 В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Ирина Димиева белән берлектә Казандагы "Кидспейс" балалар шәһәрчегендә экскурсиядә булып кайттылар. Балаларда кече яшьтән үк һөнәр нигезләрен күзалларга ярдәм итүче шәһәрчектә барлыгы 20 уен станциясе эшли. Кызлар стилист, хат ташучы, банк хезмәткәре, супермаркет кассиры кебек һөнәрләрдә үзләрен сынап...

Җәйге каникуллар башлануга Кукмарадагы күппрофильле лицейның 3 В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Ирина Димиева белән берлектә Казандагы "Кидспейс" балалар шәһәрчегендә экскурсиядә булып кайттылар. Балаларда кече яшьтән үк һөнәр нигезләрен күзалларга ярдәм итүче шәһәрчектә барлыгы 20 уен станциясе эшли. Кызлар стилист, хат ташучы, банк хезмәткәре, супермаркет кассиры кебек һөнәрләрдә үзләрен сынап карасалар, малайлар полиция хезмәткәре, төзүче, коткаручы, сабын заводында сабын ясаучы кебек һөнәрләрне "үзләштерделәр". Эшләгән өчен алынган "хезмәт хаклары"н укучылар уен залында зур канәгатьләнү хисе белән сарыф иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk