Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тел кая киткән?

Декабрь ае. Авыл җирендә һәркемдә диярлек сугымга мал бар. Хәбибулла бабай да уллары белән сатарга дип, симерткән малын эшкәртте. Хәзер бит малны дүрткә генә бүлеп сатасы. Эше бетте, кодагый. Зур малның теле бик тә тәмле була. Юка гына итеп, телемләп кискәлисең дә кыздырасың, тел белән бергә үзеңнең телеңне дә йотарсың....

Декабрь ае. Авыл җирендә һәркемдә диярлек сугымга мал бар. Хәбибулла бабай да уллары белән сатарга дип, симерткән малын эшкәртте. Хәзер бит малны дүрткә генә бүлеп сатасы. Эше бетте, кодагый.

Зур малның теле бик тә тәмле була. Юка гына итеп, телемләп кискәлисең дә кыздырасың, тел белән бергә үзеңнең телеңне дә йотарсың.

Хәбибулла бабай телгә ия табылганчы дип, тиз генә кисмәк өстенә яшереп куйды. Булышчылар, уллары кайтып киттеләр.

Бер-ике көннән, кыздырып ашыйк әле дип, яшергән җиреннән тел алырга чыгып китте Хәбибулла бабай. Ләкин тел юк, аннан җилләр искән иде.

-И-и-и, шайтан алгырлары, телне кыстырып киткәннәр бит, - дип, хатынына сөрән салды.

Хатыны, беләген күрсәтеп: - Менә мондый тел ашамасаң да, үзеңнең телең сөбханалла, чыдап кына тор, - диде.

Менә көтеп алынган җәй дә килеп җитте.

Келәтне җыештырырга чыккан әби, кисмәк артыннан кибеп беткән телне өстерәп чыгарды.

-Ай, Ходаем, күсе дип торам.

-Хәбибулла дим, Хәбибулла, телеңне таптым, мә кыздырып аша, - дип, шаяртып алды әби. -Кешегә яла якканчы, мең кат уйларга кирәк, картым, җаным. Урлаган бер гөнаһлы, югалткан мең гөнаһлы, диләр. Киләсе сугымда да тел үзеңә эләкмәс инде, теге кыстырып киттеләр дигән кешеләреңә бирәсе булыр. Гөнаһыңны юасың бар бит, Хәбибуллакаем.

Рафилә ФӘТТӘХОВА, Кукмара

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk