Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шепшеңәрдә узган Сабан туеннан фоторепортаж

Шепшеңәр авылында язгы чәчү тәмамлану уңаеннан зур бәйрәм - җыен узды. Бәйрәмне Коръән укып Фаиз абый Газизов башлап җибәрде. Сабантуй төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Тәслимә Низаминың конөерт программасын (спонсоры Илсур абый Миннегали улы), кызларның, җыр-бию төркеменең чыгышларын да һәркем яратып кабул итте. Ул көнне Нырты мәктәбен 1973 елда...

Шепшеңәр авылында язгы чәчү тәмамлану уңаеннан зур бәйрәм - җыен узды.

Бәйрәмне Коръән укып Фаиз абый Газизов башлап җибәрде. Сабантуй төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Тәслимә Низаминың конөерт программасын (спонсоры Илсур абый Миннегали улы), кызларның, җыр-бию төркеменең чыгышларын да һәркем яратып кабул итте. Ул көнне Нырты мәктәбен 1973 елда тәмамлаучылар да бергә очрашып, үзләренең истәлекләрен яңарттылар.

Сабантуйның төп оештыручысы, барлык иганәчеләрне, катнашучыларны барлап йөрүче Мөхәрләм абый булса, төп спонсоры, мәйданны әзерләтүчесе Данил Мөнип улы Һадиев булды. Авылыбызның барлык эшмәкәрләре, якташлар бәйрәмгә күп бүләкләр алып кайтып, авылдашларны сөендерделәр.
Баш батыр - Чәбиядән Таһир Котдусов - бүләк бозау иде. Иганәчесе Данил һәм Мөнип Һадиевлар. Икенче батырга (Фәрит Корбанов, Кукмара) - микродулкынлы мич, спонсоры Альберт Шайдуллин, өченчегә (Илшат Һадиев, Ятмас Дусай) - электрогрил "Ветерок", спонсоры Рөстәм Баһаветдинов, дүртенче батырга электр иттарткычы, спонсоры Минзил Сайфетдинов иде. Сәкинә апа һәм кызлары 5 мең сумлык бүләк, Юлдаш, Хаммат абый Фатыйхов,, Фәрхәд Газизов. Рифат Дәүләтшин, Ленар Кашапов һәм авылыбызда туып-үсеп, төрле төбәкләрдә хезмәт куючы башка авылдашлар зур бүләкләр алып килгәннәр. Нияз Фатыйхов бәйрәм тәмамлангач кунакларны Кукмарага кадәр озату өчен АТПдан автобус җибэргэн.

Мәйдан тирәсендә җәмәгать тәртибен саклаган полиция хезмәткәрләренә, янгын сүндерүчеләр расчетына, медиөина хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Шулай ук күчмә кибет хуҗаларныа, кайнар чәй, шашлык белән сыйлаучыларга да рәхмәтебез чиксез.

Бәйрәмне алып барган Рифат Хәсәнша улына, ярышлар судьясы Марат Хәлим улына, Рифгать Зиннур улына, Венера Сөнгатулла кызына (Ятмас Дусай авылы клубы мөдире), Заһидулла абыйга зур рәхмәт.

Ярышларда актив катнашкан, җиңүчеләргә бүләкләр биргән авылдашларга, килгән кунакларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Ил-көнебез тыныч, тормышыбыз мул, сәламәтлегебез нык, бәхетебез тулы булсын!

PS. Исемнәре телгэ алынмаган иптәшләр, гафу итегез, барыгызга да рәхмәт!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X