Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәдисләрдә – күңел тынычлыгы

Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәләм әйтте: "Аллаһны исеңдә тот һәм син Аны үз алдыңда күрерсең. Чәчәк аткан вакытыңда Аллаһны бел, Ул сине мохтаҗлыгың вакытыңда белер. Бел: сиңа кагылмый үткән нәрсә, сиңа кагылырга тиеш түгел иде. Ә сиңа кагылган нәрсә, кагылмыйча үтеп китәргә тиеш түгел иде. Шулай ук бел: түземлектән башка җиңү, югалтудан...

Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәләм әйтте:

"Аллаһны исеңдә тот һәм син Аны үз алдыңда күрерсең. Чәчәк аткан вакытыңда Аллаһны бел, Ул сине мохтаҗлыгың вакытыңда белер. Бел: сиңа кагылмый үткән нәрсә, сиңа кагылырга тиеш түгел иде. Ә сиңа кагылган нәрсә, кагылмыйча үтеп китәргә тиеш түгел иде. Шулай ук бел: түземлектән башка җиңү, югалтудан башка табыш, кыенлыктан башка җиңеллек юк".

"Аллаһны исеңдә тот һәм Ул сине яклар. Сорыйсың икән - Аллаһтан сора, ярдәм эзлисең - ярдәмне фәкать Аллаһтан өмет ит. Бел: әгәр халык сиңа яхшылык эшләү өчен берләшсә, ул Аллаһ сиңа алдан әзерләп куйган яхшылыкны гына эшли ала. Бел: әгәр халык сиңа яманлык эшләү нияте белән берләшсә, ул Аллаһ сиңа алдан әзерләп куйган яманлыкны гына эшли алачак. Каләм инде аерылган һәм кәгазь битләре инде кипкән".

"Мөэминнең һәрбер эше искиткеч гаҗәептер һәм аның һәр эше хәерледер. Әгәр аңа ниндидер авырлык, кайгы-хәсрәт килсә, ул сабыр итә һәм бу аның өчен хәерледер (бу вакытта мөэмин кеше авырлыкка сабыр иткән өчен һәм бернәрсәгә дә карамастан Раббысына тугрылыклы калган өчен әҗер-савапка ия була). Әгәр Аллаһы Тәгаләдән ниндидер шатлык килсә, иманлы кеше шөкер итә һәм бу аның өчен хәерледер (Раббысына рәхмәтле булганы өчен ул шулай ук әҗер-савап белән бүләкләнә".

фото: http://islamic.kz/audio/audio-hadis/xadis-dzhibrilya-mir-emu.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk