Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эзле шәхес

Социалистик Хезмәт Герое Рим Ибраһим улы Зарипов быел 75 яшьлек юбилеен үткәргән булыр иде. Инде вафат булуына да дүртенче ел киткән. "Кеше 120 яшьне рәхәтләнеп яшәргә тиеш", - дип, сәламәт яшәү рәвеше, үз-үзеңне дәвалау турында әллә ниләр белә, танышларына кайнарланып өйрәтә иде ул. Гомумән, гомер буе башлаган эшен чын күңелдән...

Хезмәт Кызыл Байрагы, Ленин орденнары, Хезмәт Герое исемнәре бирелүе, комсомол, коммунистлар партиясе съездларында катнашуы фидакарь хезмәтенә олы бәя дә, аның ил, халык язмышы өчен борчылып яшәвенең чагылышы да.
Ун ел дәвамында Кукмара районын җитәкләгән чорда, ул район икътисадын ныгытуга ифрат саллы өлеш кертте. Дистәләгән клуб-мәктәпләр, торак йортлар, терлек абзарлары, юлларга асфальт түшәлде, 42 олы күпер салынды. Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булгач та ул: "Бу минеке генә түгел! Йолдызның бер почмагы миңа кадәр Кукмара районын уңышлы җитәкләгән, үсешенә ныклы нигез салган Атлас Булатовныкы, икенче-өченчесе мине үстергән, ышанып җаваплы эшләрне тапшырган Балтач һәм Кукмара районнары халкыныкы, дүртенчесе хаклы рәвештә хатыным Люция Мостафа кызыныкы! - дип сөйләде.
Кырыс булды, әмма кешене таптап китүче, эшсез урамда калдыручы түгел иде ул. Үзе әйтмешли, "стенага менәрлек" итеп сүгәр, аннан кул биреп яңадан эшкә өндәр иде. Ачу саклый белмәде.
Аның исемен үзе исән чакта ук йөртә башлаган Байлангар урта мәктәбендә коллективның бөтен ветераннары, мәктәп укучылары, Р.И.Зариповның гаиләсе, замандашлары җыйналып, аны искә алу кичәсе үткәрделәр. 2011-2012 уку елы нәтиҗәләре буенча җиңүче дип танылган Ләйсән Нәҗипова җитәкләгән 12 укучылы сыйныфка аның исемендәге Күчмә Кубок тапшырылды, Кубокка өстәп, Люция ханым торт бүләк итте әле.
Кичә мәктәп укучылары әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәп директоры Хәтмулла Вәкказов, мәрхүмнең хатыны Люция ханым, бергә эшләгән чордашлары: Балтачтан Илдус Нигъмәтуллин, Кукмарадан Мияссәр Мансуров, Роберт Мансуров, Котдус Бариев, Шаһимәрдән Хәсьянов, Римма Әхмәдиева, Мәгъфүрә Гайнетдиноваларның җылы истәлекләре һәркем күңеленә хуш килде.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас, дип юкка гына әйтмиләр шул.

Рәсемнәрдә өстә: Р.Зарипов Байлангар урта мәктәбендә (2006 ел); аста: искә алу кичәсе (2012 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk