Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу нинди җимеш?

Узган ел күршемнең бакчасында җимешләре кара карлыганга ошаган бер үсемлек күргән идем. Бик файдалы җимеш бу дигәч, орлыгын алып, үзем үстердем быел. Ул бик күп уңыш бирде. Файдалы икәнен белсәм дә, җимешләрен болай ашап булмый, төче. Шул җимеш турында язсагыз иде? Миләүшә Әлеге үсемлек санберри дип атала. Аны Америка селекционеры...

Узган ел күршемнең бакчасында җимешләре кара карлыганга ошаган бер үсемлек күргән идем. Бик файдалы җимеш бу дигәч, орлыгын алып, үзем үстердем быел. Ул бик күп уңыш бирде. Файдалы икәнен белсәм дә, җимешләрен болай ашап булмый, төче. Шул җимеш турында язсагыз иде?

Миләүшә

Әлеге үсемлек санберри дип атала. Аны Америка селекционеры Лютер Бербанк караҗиләкнең (черника) ике төрен кушып китереп чыгарган. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә "кояшлы җиләк" дигәнне аңлата. Аны Англия, Франция, Германия, Кытай кебек илләрдә күптәннән беләләр һәм күп чирләрдән дәва итеп кулланалар. Күпләргә таныш булган "Черника-форте" преператы шушы җимешләрдән ясала.

Санберриның орлыгы, җиләге, яфраклары да дәвалау үзлегенә ия. Җимешендә организмның картаю процессын акрынайта, рак күзәнәкләре килеп чыгудан саклый торган селен матдәсе күп. Организмнан шлакларны чыгару үзлегенә ия булган пектин бар, димәк, бавыр эшчәнлеге өчен файдалы. Тиешле нормада кулланганда күзләр өчен яхшы, кан тамырларын ныгыту үзлегенә ия, сидек кудыргыч булып тора. Организмда ялкынсыну процессын юкка чыгара, баш авыртудан, остеохондроз, экзема, псориаз, стенокардия, югары кан басымыннан, диабеттан һәм башка чирләрдән файдасы күп.

Сыгып чыгарылган бер өлеш сокка бер өлеш су салып ясалган катнашма белән тамак чайкасаң, ангинаны дәвалый. Шулай ук бу сок бик яхшы тынычландыра да.

Халык телендә бакча караҗиләге (черника) дип аталган бу җимешнең файдалы яклары күп булса да, белгечләр күп кулланырга рөхсәт итмиләр. Чамасыз кулланганда аллергия китереп чыгара, эч китү мөмкин, кайнатмасын сөт ризыклары белән ашарга ярамый. Каралып, йомшарган җиләкләрне генә җыярга кирәк. Сабак-яфракларын йорт хайваннарына ашатмаска, агуланырга мөмкиннәр.

Кайнатма ясау ысулы.

2 килограмм санберрига 2 килограмм шикәр комы, кабыгын чистартып 1 лимон салырга. 30 минут кайнатырга да стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга. Мондый кайнатманы көнгә 5 аш кашыгыннан күбрәк ашарга ярамый.

Икенче ысул. 1 килограмм җиләк, шул ук күләмдә алма алып, иттарткычтан чыгарабыз. 1 килограмм шикәр комы салып, бүлмә температурасында 5 сәгать тотабыз. Болай эшләгәндә кайнатманы суыткычта сакларга була.

Фото: http://mediasubs.ru/group/uploads/zd/zdorove-bez-vrachej-i-lekarstv-/image/1418215394-822109-10334.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk