Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балабыз юк (сорау-җавап)

Ирем белән гаилә корганыбызга 5 елдан артык вакыт үтте. Тормышыбыз җитешле, фатирыбыз, яраткан эшебез бар, ләкин... әти-әни булу бәхетеннән әлегә мәхрүм без - балаларыбыз юк. Дәрәҗәле табибларга, күрәзәчеләргә дә барып карадык, тик нәтиҗәсе генә юк. Бу мәсьәлә буенча дин әһелләре нәрсә диләр икән? Күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итү ислам дине буенча тыела....

Ирем белән гаилә корганыбызга 5 елдан артык вакыт үтте. Тормышыбыз җитешле, фатирыбыз, яраткан эшебез бар, ләкин... әти-әни булу бәхетеннән әлегә мәхрүм без - балаларыбыз юк. Дәрәҗәле табибларга, күрәзәчеләргә дә барып карадык, тик нәтиҗәсе генә юк. Бу мәсьәлә буенча дин әһелләре нәрсә диләр икән?

Күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итү ислам дине буенча тыела. Киләчәкне Аллаһы Тәгалә генә белә. Безгә, кешеләргә исә Аллаһ каршында зәгыйфь бер мәхлук булуыбызны аңлап, дога кылып сорарга гына кала. Бер мөбарәк хәдистә "Дога - гыйбадәтнең җелеге" дип юкка гына әйтелмәгәндер. Аллаһы Тәгалә сораганны, дога кылганны ярата.

Көннәрдән бер көнне Мөхәммәд пәйгамбәр янына бер кеше килә дә: "Хатыным белән фәлән ел торабыз - балабыз юк, нишләргә икән?" - дип сорый. Пәйгамбәребез гәләйһиссәләм аңа: "Тәүбә-истигъфар кылыгыз, гөнаһларыгыз өчен Аллаһтан гафу сорагыз" - дип җавап бирә.

Һәр кеше бу дөньяга Аллаһ әмере буенча туа. Бала юк икән, димәк, монда без белмәгән ниндидер хикмәт бар. Дөрестән дә, Аллаһ кушмаса, беркем дә бирә алмый ул баланы. Шуңа күрә ихластан, елый-елый Аллаһтан сорарга кирәк. Әмма дога кылганда "игелекле, тәүфыйклы, һәр яктан сәламәт булган бала насыйп итсәң иде безгә" дип сорау хәерле. Балаларның да төрлесе була бит. Коръән-Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтә: "Бәлки, сезгә бу ошамыйдыр, ләкин сезнең өчен нәкъ шулай булуы хәерле". Шуңа күрә Аллаһка тәвәккәлләп, дога вә гыйбадәт кылып яшик һәм өметебезне өзмик.

Сорауга Ришат хәзрәт Курамшин җавап бирде.

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=703.bV3a_bR7pIIuvWcYRgNG_IlG-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев