Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Армиягә язгы чакырылышта районыбызның 70тән артык егете солдат итеге киячәк

Русиядә, шул исәптән Татарстанда да 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. 15 июльгә кадәр дәвам итүче әлеге чакырылышта Татарстаннан 5 меңгә якын егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Безнең районнан исә бу юлы 70тән артык егет солдат итеге киячәк. Район хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә хәзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы...

Русиядә, шул исәптән Татарстанда да 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. 15 июльгә кадәр дәвам итүче әлеге чакырылышта Татарстаннан 5 меңгә якын егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш. Безнең районнан исә бу юлы 70тән артык егет солдат итеге киячәк.


Район хәрби комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә хәзерләү һәм чакыру бүлеге начальнигы Наил Гаптрәүповның сүзләренә караганда, беренче төркем 10 майдан соң китә.
-Егетләребез Рәсәй төбәкләрендә - Сахалин, Севастополь, Калининград, Курил утраулары һәм башка хәрби округларга хәрби хезмәт узачак. Шулай ук берничә егет районыбыз шефлык итүче Кизнердагы 11129нчы номерлы хәрби частькә дә җибәреләчәк. 10 апрельдә булачак солдатларның сәламәтлеген тикшерү буенча Казаннан табиблар килә. Медицина тикшеренүенә 100дән артык егетне чакырачакбыз. Сәламәтлекләрендә тайпылышлар булмаган һәркем, әлбәттә, үзенең Ватан алдында торган изге бурычын үтәргә тиеш, - ди ул. - Беренче чиратта югары һәм урта һөнәри белеме, автомобиль йөртүнең "С" категориясенә ия булган егетләр чакырыла. Шунысы куанычлы: соңгы елларда армия хезмәте узудан качып йөрүчеләрнең саны шактый кимеде. Монда хезмәт итү вакытының бер елга гына калдырылуы, элемтә өзелмәсен өчен кәрәзле телефоннар белән тәэмин ителеш тә зур роль уйныйдыр, дип беләм.


Шуны да искәртеп узарга кирәк: Россия Федерациясенең Оборона министры Сергей Шойгуның язгы чакырылыш уңаеннан чыгарылган яңа фәрманында күренгәнчә, аяк чолгауларының оекбашка, мунча көненең душка алыштырылуы да яңалыкларның берсе булып тора. Солдатларга казармаларны тиешле тәртиптә тоту өчен юа торган тузан суырткычлар да биреләчәк. Кер юу машиналары да булачак, анысы алдагы көзге чакырылышта уңайлы, җылы, күпкатлы кыр формасы кертелү белән бәйле икән. Әлеге яңалыкның бер ягы бар: яңа хәрби форманы өйгә алып кайтып китү тыела, чөнки ул алдагы ике елда тагын солдатларга биреләчәк.


РФ Иҗтимагый палатасында язгы чакырылыш чорына (апрель башыннан июнь азагына кадәр) "Кайнар линия" ачылды. Чакырылыш мәсьәләсендә берәр проблема килеп чыкканда, 8-800-700-8800 телефоны буенча (9.00-18.00 сәгатьләрдә, ял көннәрсез) шалтыратырга мөмкин. Шалтырату бушлай.

фото: http://kavkaz-news.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдатлар армиягә язгы чакырылыш

erid: 2VtzqxWHLUk