Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Акылга килү (хикәя)

Урамда төн. Ул зур тәрәзәсенең челтәрле ак пәрдәсен бер якка этәреп куйды да, урамны күзли башлады. Бер-бер артлы тезелешеп киткән биек таш йортларның тәрәзәләрендә берәм-берәм утлар сүнә. Кешеләр туачак көнгә көч җыяр өчен татлы йокыга талалар. Ул да башын мендәргә куяр иде дә, күзенә йокы керми... Хәбиргә тормышның ачысын-төчесен шактый...

Урамда төн. Ул зур тәрәзәсенең челтәрле ак пәрдәсен бер якка этәреп куйды да, урамны күзли башлады. Бер-бер артлы тезелешеп киткән биек таш йортларның тәрәзәләрендә берәм-берәм утлар сүнә. Кешеләр туачак көнгә көч җыяр өчен татлы йокыга талалар. Ул да башын мендәргә куяр иде дә, күзенә йокы керми...

Хәбиргә тормышның ачысын-төчесен шактый иртә татырга туры килде. Армия сафларына алынганчы, ялгызы гына тормыш йөген тартып баручы әнисенә ярдәм итәсе килеп, эшкә урнашты. Хәрби хезмәттән кайткач, бераз күз-баш алуга сөйгән кызы Гайшәгә өйләнде. Тормыш әнә шулай матур гына башланып китте. Хәбирнең әти булыр көннәре дә якынлашты. Хатынын бала табу йортына илткәннән соң, әти буласы кеше шатлыгыннан очынып йөрде. Шатлыгы гына озакка бармады, кызы туган көнне ул эштә кранчының саксызлыгы аркасында, умыртка баганасын имгәтеп, дәваханәгә эләкте. Авыртулар, сызланулар белән газапланган ирнең уйларын бары бер сорау гына азрак тынычландыра иде: "Кыз кайсыбызга охшаган икән? Әле көлә башлады микән? Их, күрәсе иде үзен".

Көтте ул хатынын, бик көтте. Кызын да алып килеп күрсәтер, дип уйлады. Ирнең элекке кебек җир җимертеп йөри алмаячагын белгән хатын, оныгын әбисенә дә күрсәтеп тормыйча, дәваханәдә ук каядыр китеп югалды.

Фәридә ХИСАМОВА

Хикәянең дәвамын газетаның 19 декабрь саныннан укый аласыз.

фото http://izifunny.com/2012/04/10/amazing-landscape-of-the-night-city-20-pics.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk