23 декабрь 2014 яңалыклары
-
Исереклек нәтиҗәсендә 104 җинаять кылынган
-Иремнең соңгы вакыттагы кыланмышларын күрсәгез, исегез китәр иде. Холкы начарлану бер хәл, үзен-үзе белештерми бит ул хәзер. Балаларга да тынычлык юк. Бөтенесенә дә шул суррогат спирт гына гаепле, - дип шулкадәр өзгәләнде беркөнне күрше подъездда яшәүче танышыбыз. Эшкә дип иртән-иртүк чыгып киткән таза-сау кешенең кичкә көч-хәл белән алпан-тилпән сөйрәлеп кайтуын...
-
Мин түләргә тиешме?
-Мин - шәхси эшмәкәр. Миңа 2014 ел өчен 138627,84 сум иминият кертемнәре түләргә кирәклеге турында Пенсия фонды идарәсеннән хат килде. Дөресме бу? -Әгәр салым органнарыннан сезнең салым декларациясен тапшырмавыгыз турында мәгълүмат килә икән, 212 санлы Федераль законның 14 маддәсенең 11 өлеше нигезендә мәҗбүри пенсия иминиятенә 138627,84 сум күләмендә иминият кертемнәре...
-
Акылга килү (хикәя)
Урамда төн. Ул зур тәрәзәсенең челтәрле ак пәрдәсен бер якка этәреп куйды да, урамны күзли башлады. Бер-бер артлы тезелешеп киткән биек таш йортларның тәрәзәләрендә берәм-берәм утлар сүнә. Кешеләр туачак көнгә көч җыяр өчен татлы йокыга талалар. Ул да башын мендәргә куяр иде дә, күзенә йокы керми... Хәбиргә тормышның ачысын-төчесен шактый...
-
Мәдәният елын йомгаклау концерты булды (+фото)
Район Мәдәният йортында Мәдәният елын йомгаклауга багышланган кичә булды. Тынлы оркестр чыгышы белән башланып киткән бәйрәм зал тутырып килгән тамашачыларны еракларга - моңнар дөньясына алып кереп китте. Районыбызда дус-тату гомер кичерүче татар, рус, мари, удмурт халыкларының дәртле биюләре, моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Район җитәкчесе Сергей Димитриев матур тамаша...
-
Торак-коммуналь сораулары белән кемгә мөрәҗәгать итәргә
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге сораулар белән мөрәҗәгать итү өчен "Кайнар телефон" номеры 2-81-88 (район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге). фото http://investfuture.ru/calendar/date/2012-8-8/
-
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында иҗади конкурс үткәрелде
Татарстан үзәк сайлау комиссиясе республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәсе белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында "Без - Россия гражданнары" дигән иҗади конкурс үткәрде. Әлеге конкурста безнең районнан Ильмир Мохтаров, Марина Григорьева, Виталий Егоров, Айзилә Хаҗиәхмәтова, Динә Хисмәтова катнашып, призлы урыннар яуладылар. Конкурсның район этабын үткәрүдәге...