Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исереклек нәтиҗәсендә 104 җинаять кылынган

-Иремнең соңгы вакыттагы кыланмышларын күрсәгез, исегез китәр иде. Холкы начарлану бер хәл, үзен-үзе белештерми бит ул хәзер. Балаларга да тынычлык юк. Бөтенесенә дә шул суррогат спирт гына гаепле, - дип шулкадәр өзгәләнде беркөнне күрше подъездда яшәүче танышыбыз. Эшкә дип иртән-иртүк чыгып киткән таза-сау кешенең кичкә көч-хәл белән алпан-тилпән сөйрәлеп кайтуын...

-Иремнең соңгы вакыттагы кыланмышларын күрсәгез, исегез китәр иде. Холкы начарлану бер хәл, үзен-үзе белештерми бит ул хәзер. Балаларга да тынычлык юк. Бөтенесенә дә шул суррогат спирт гына гаепле, - дип шулкадәр өзгәләнде беркөнне күрше подъездда яшәүче танышыбыз.

Эшкә дип иртән-иртүк чыгып киткән таза-сау кешенең кичкә көч-хәл белән алпан-тилпән сөйрәлеп кайтуын йортыбыз белән күреп торабыз. Яшь килеш үз куллары белән сәламәтлеген бетерүче әлеге ир аптекадан буыннар сызлаганда уыну өчен сатыла торган спиртлы сыеклык эчеп миңгерәүләнә икән. "Бәясе очсыз, башка да әйбәт "китә". Берәр шешә җибәрсәң, бөтен дөнья түгәрәкләнә", - ди ул. Ә инде бичара хатынга, балаларга нишләргә? Нәрсә дияргә дә, ничек тынычландырып юатырга да белмибез кайсы вакыт. Иртәме-соңмы аларның да әтиләрен техник спирт гүргә кертәчәк бит инде...

Район үзәк дәваханәсе наркологы Рөстәм Сабирҗановтан алынган мәгълүматларга караганда, районда алкоголизм диагнозы белән 595 кеше исәптә тора икән. Шуларның 41е - хатын-кызлар, ә калганнары ир-егетләр. Яшь аермалыкларына килсәк, беренче урынны - 40-59, икенче урынны - 20-39, ә өченче урынны 60 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр алып тора.

-Быел исәпкә алынучыларның 21се кайсы агуланып, кайсы авырып якты дөнья белән хушлашты. Ә инде 52 кеше исә, эчүен туктатып, дәвалану сеанслары алды. Профилактик исәпкә куелучылар һәрдаим безгә килеп күренергә тиешләр. Алар белән кисәтү әңгәмәләре алып барыла, - ди Рөстәм Сабирҗанов. - Шунысы кызганыч - сәрхүшләр составында спирт булган нинди генә сыеклык эчмиләр бит! Бавыр, бөер, баш мие эшчәнлеге бозылу, йөрәк авырулары барысы да эчүчелек нәтиҗәсендә килеп чыга. Техник спиртның организм өчен ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен соңгы чиккә җиткәч, бәлки, аңлыйлардыр да, әмма соң була...

Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә һәртөрле начарлык һәм усаллыкның аракыдан тууын билгеләп үткән. Бераз салып алуга, кешенең гамәлләре белән шайтан идарә итә башлый, ул адәм балаларын үзенә җәлеп итеп, җәһәннәмгә алып барырга омтыла дип аңлатыла. Гаиләләр таркалу, янгыннар, төрле җәнҗаллар, җинаятьләр кылыну, юл һәлакәтләре килеп чыгу - күбесенең башында исерткеч эчемлек куллану аркасында аң томалану тора. Статистика мәгълүматлары да шуны күрсәтә. Татарстанда быелның 11 аенда исерек хәлдә 7108 җинаять эшләнгән. Бу сан узган ел белән чагыштырганда 916га күбрәк.

-Кукмара районында теркәлгән 104 җинаять эше шулай ук исереклек нәтиҗәсендә кылынды. Шуларның 28се - урлау, 10сы - авыр җинаять, 8е - талау, 3се үтерү. Исерек хәлдә җәмәгать урыннарында йөргән 2267 кеше административ җаваплылыкка тартылды, ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан 191 исерек шофер тоткарланды, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Исерткеч эчемлекләр белән мавыгучылар полиция хезмәткәрләренең контролендә торалар. Ир-егетләрнең генә түгел, гүзәл затларның да хәмер белән мавыгуы заман афәтенә әйләнеп бара. Әти-әнисе эчкән гаиләдә тәрбияләнүче балалардан киләчәктә ни көтәргә соң?! Кайвакыт кисәтү әңгәмәләренең дә файдасы тими - катгый ысуллар кулланырга, андый гаиләләрне исәпкә куярга, җаваплылыкка тартырга мәҗбүр булабыз.

Алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау юнәлешендә районда нинди эшләр башкарыла соң? Әлеге сорау белән район эчке эшләр бүлегенең икътисадый җинаятьләр буенча өлкән оперуполномоченные Сергей Пахомовка мөрәҗәгать иттек.

-Агымдагы елның бүгенге көненә кадәр халыктан законсыз әйләнештә булган 11,3 литр алкоголь һәм спиртлы продукция алынды, 13 административ беркетмә төзелде, Россия Җинаятьләр Кодексының 238 маддәсе, 1 бүлеге буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәүче продукция җитештерү һәм сату) ике җинаять эше кузгатылды. Лубян авылында яшәүче Н. үзенең хуҗалыгында һәрберсен 100әр сумнан 100әр миллиграммлы дүрт флаконда спиртлы эчемлек сатканда тоткарланды. Шулай ук әлеге авылдан Р.га да 05, литрлы ике шешә спиртлы сыеклыкны 100әр сумга сатканы өчен җавап тотарга туры киләчәк, - ди ул. - Балигъ булмаганнарга һәм тиешле вакыттан алда яисә соң алкогольле эчемлек сатарга ярамаганлыгын белсәләр дә, кайбер сәүдә нокталары закон таләпләренә бөтенләй колак салмый. Алар, әлбәттә, тикшерүләр вакытында ачыклана һәм административ җаваплылыкка тартыла.

31 декабрьгә кадәр "Ялган алкоголь" айлыгы бара. Аның кысаларында сыйфатсыз алкоголь һәм составында спирт булган эчемлекләрнең Татарстанга үтеп керүен чикләү, суррогат аракы ясау һәм сатучыларны ачыклау, җавапка тарту буенча опрератив чаралар уздырылачак.

Сатып алынган алкогольле эчемлекнең чынмы, ялганмы икәнлегенә шикләнгән очракта аны интернет челтәрендә Татарстан республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына кереп (uslugi.tatar.ru) ачыклый аласыз. Шешә капкачында күрсәтелгән партиянең теркәлү номерын яисә штрих-код өстендәге номерны язганнан соң, алкогольле эчемлекнең исеме, шешәнең күләме, катылыгы, җитештерү датасы һәм җитештерүче турында мәгълүмат бирелә. Мәгълүматлар туры килсә, эчемлек сыйфатлы дигән сүз. Ә инде киресенчә булган очракта, продукцияне кулланудан баш тартырга һәм кичекмәстән Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенә хәбәр итәргә кирәк.

фото http://www.seti.ee/narva/modules/news/index.php?storytopic=43&start=2190

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk