Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

24 ел элек үтәлгән интернациональ бурыч

Кырыс февраль иртәсе. Җиңү паркында әфган сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куйган стелла янында шушы сугыш ветераннары җыелган, 4нче мәктәп "Форпост үзәге" укучыларының кулларында шәмнәр, гитара... Сискәндереп салют яңгырый.

Бер төркем әфганчылар автобуста Камышлы авылына юл алды. Нибары 20 яшендә Әфган җирендә башын салган Шамил Касыймовка шушы айда быел илле яшь тулган булыр иде. Авылдашлары быел аның истәлегенә зурлап хоккей турниры үткәрергә булганнар. Күпне күргән, терәүләргә таянган Камышлы авылы клубы яны гөрләп тора. Хоккей мәйданчыгында уенчылар тән яза. Яшь-җилкенчек, сөйкемле ханымнар кар өстендә казан асып пылау пешерәләр, каяндыр чиләк-чиләк кайнар коймак килеп тора.
Әфганчылар Шамил Касыймов каберенә чәчәк бәйләмнәре салып килгәннән соң, мәрхүм батыр сугышчының әтисе Мөхәммәтхан ага боз уртасына шайбаны ата: турнирга старт бирелде! Кукмараның "Баскурт", Чишмәбаш, Купка авыллары командалары җан-фәрман шайба куып, тамашачылар өчен мавыктыргыч уен күрсәттеләр. Нибары берничә ел гына элек хоккей мәйданчыгына тиешкән Камышлы егетләре "кунакчыллык" күрсәтеп тормадылар, әфганчы, нотариус Рафил Вәлиев әзерләгән Кубокны, чишмәбашлыларны җиңеп, үзләрендә калдырдылар. Кубок күчмә, димәк, киләсе елда турнир тагын үткәреләчәк! "Баскурт" (Кукмара) командасы өченче призлы урында.
Турнир барышында шорт-трек буенча һәр командадан өч спортчы кергән эстафета уңышлы старт алып, анда купкалылар җиңде. Капкачылар узышында иң җитезе Зөлфәт Мостафин (Камышлы) иде. Ә иң "яхшы капкачы" призына "Баскурт" командасы капкачысы Рифат Төхвәтуллин лаек булды. Ярыш спонсорлары, җирле хакимият исеменә хаклы рәвештә бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде...
Әфганчы ветераннар Чишмәбашта җирләнгән Тәлгать Әхмәтшин, Чуллы зиратында тынычлык тапкан Рәис Вәккасов, Купка авылына алып кайтып күмелгән Наил Латыйповлар каберләренә барып килделәр, аларның ата-аналарына күчтәнәчләр керттеләр. Интернациональ бурыч үтибез дип яшьләй башларын салган райондашларыбызны онытмау, хөрмәтләп искә алу бик әйбәт. Хөкүмәт тарафыннан "сугышта катнашканнар" исемлегенә кертелмәсәләр дә, 18-20 яшьтә үк аяусыз, канлы сугышта булды бит әфганчылар. Хәтердән һич җуелмаса да, искә аласы килмәгән канлы вакыйгалар эчендә булганнар илгә кайткач күпме интегеп йөриләр.
-Өйгә туры гына кайта алмыйча, бакча артларыннан әйләнә идем, сорама, берни сөйлисе килми, - диде бер танышым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk