Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Телеграм-канал ярдәмендә Кукмара районында өч исерек шофер ачыкланган

Телеграм-канал эшли башлаганнан бирле сигез аноним хәбәр алынган.

Узган елның октябрендә эшли башлаган телеграм-канал ярдәмендә Кукмара районында өч исерек шофер ачыкланган. Бу турыда «Хезмәт даны» газетасы редакциясенә Кукмара районы ЮХИДИ бүлегеннән хәбәр иттеләр.

«Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган шоферларны күргән очракта район халкы бу турыда телеграм-канал аша хәбәр итә һәм юлларда фаҗигаләр килеп чыгуны булдырмый кала ала. Хәзерге вакытта аның аша ЮХИДИ адресына 8 хәбәр керде, 3се расланды», - дип билгеләп үттеләр район дәүләт автоинспекциясендә.

Исерек шоферлар яисә юл йөрү кагыйдәләрен җитди бозучылар турындагы хәбәрләрне KukmorGIBDD телеграм-каналына җибәрергә яисә 02, (884364)2-70-80 телефоннары буенча шалтыратып әйтергә мөмкин. Анонимлык гарантияләнә.
 

фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X