Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Мотоцикл-скутерга утырсаң, башыңа шлем ки!

15 сентябрьгә кадәр "Шлем - барысына да баш!" дигән Бөтенроссия акциясе бара. Аның төп максаты - мотоцикл, скутер, мопедчылар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү, мотошлемнар киюнең файдалы якларын ассызыклау. Җәйге чорда мотоциклчылар белән бәйле бәхетсезлек чораклары аеруча арта. Республикада агымдагы елның 7 аенда 209 һәлакәт теркәлде, аларда 21 кешенең...

15 сентябрьгә кадәр "Шлем - барысына да баш!" дигән Бөтенроссия акциясе бара. Аның төп максаты - мотоцикл, скутер, мопедчылар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү, мотошлемнар киюнең файдалы якларын ассызыклау. Җәйге чорда мотоциклчылар белән бәйле бәхетсезлек чораклары аеруча арта. Республикада агымдагы елның 7 аенда 209 һәлакәт теркәлде, аларда 21 кешенең гомере өзелде. Кукмара районында исә мототранспорт белән бәйле 5 һәлакәт булды, 5 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, бер кеше һәлак булды.

Мотоциклга бары тик 16 яшь тулгач һәм "А" категорияле транспорт йөртү таныклыгы булган очракта гына утырырга ярый. 1 сентябрьдән мотошлемсыз йөрүчеләргә штраф суммасы артып, 1 мең сум булды. Шулай ук скутерда йөрүчеләр дә башларына мотошлем кияргә тиеш. Бу хакта безгә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин хәбәр итте.

фото: http://www.iluki.ru/news/13835

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk