Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары шоферларга электрон дәүләт хезмәтләре турында сөйләде

Укучылар транспорт чарасын һәм аларга прицепларны теркәгәндә электрон дәүләт хезмәтләреннән файдалануның уңайлыкларын пропагандалады.

Манзарас урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә юлга чыкты. Алар шоферларга интернет аша дәүләт хезмәтләрннән файдалануның уңайлыклары турында сөйләде, дип хәбәр иттеләр Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән.

Билгеле булганча, ЮХИДИ идарәсе тарафыннан автомототранспорт йөртү таныклыгына ия булу өчен имтиханга язылу, машина йөртү таныклыгын, вакытлы рөхсәт кәгазләре алу, автомобиль штрафлары, автомототранспортны теркәү һәм башка бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә.

“Кисәтү акциясе шәһәрнең Ленин урамында узды. Яшь инспекторлар транспорт йөртүчеләр белән аралашкан вакытта www.gosuslugi.ru ресурсыннан файдаланганда вакытны һәм финанс чыгымнарын янга калдыру мөмкин булуын аңлаттылар. Моннан тыш, яшь инспекторлар электрон юл белән дәүләт хезмәтләреннән файдаланучыларга дәүләт хезмәтләре өчен 30 процентлы ташлама ясалуын да ассызыкладылар”, - дип сөйләделәр ЮХИДИдә.

Акциядә катнашкан һәркемгә яшь юл хәрәкәте инспекторлары тарафыннан махсус белешмә язулары бирелде.

фото: Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев