Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды

Көн тәртибенә юллардагы иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы бик күп мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр куелган иде.

Кукмарада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин алып барды.

Көн тәртибенә юллардагы иминлекне тәэмин итүгә кагылышлы бик күп мөһим һәм әһәмиятле мәсьәләләр куелган иде.

Кукмара районында авария хәлен анализлау һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов чыгыш ясады.

«Бу елның 6 аенда Кукмара районы территориясендә 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 13 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды. Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе – юлның каршы як полосасына чыгу, автомобильләрне узып киткәндә, урам чатларында тиешле кагыйдәләрне үтәмәү, исерек килеш транспорт белән идарә итү, җәяүлеләрнең кагыйдәләрне сакламавы. Транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен 85 шофер тоткарланды», - дип билгеләп үтте ул.

Утырышта шулай ук балалар травматизмын кисәтү, юл билгеләре кую һәм башка мәсьәләләр кузгатылды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk