Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада юл фаҗигасенә очраган мотоциклчы дәваханәдә вафат булган

Бәхетсезлек очрагы шәһәрнең Ворошилов урамында килеп чыга.

Кукмара районы үзәк дәваханәсендә юл һәлакәтенә очраган мотоциклчы егетнең гомере өзелгән. Бу турыда Кукмара районы ЮХИДИ бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

3 июльдә, сәгать 7.20дә Кукмараның Ворошилов урамы, 21нче йорт янында 18 яшьлек мотоциклчы егет руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшә.

Мотоциклчы авыр җәрәхәтләр ала. Фаҗига урыныннан аны дәваханәгә алып китәләр. Шунда аның гомере өзелә.

Татарстан ЮХИДИ исегезгә төшерә: юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр булган очракта, ашыгыч хезмәтләрне чакырту өчен, 112 бердәм телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлекчәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk