Кукмарада «Тоннель» рейды вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 21 очрагы ачыкланган
Рейд Кукмараның Казанцев урамында узды.
7 сентябрь көнне Кукмараның Казанцев урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИ бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 21 очрагы ачыкланган. Алар арасында дәүләт номерлары укылмаган транспорт чарасы белән идарә итү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы, тиешле вакыт эчендә штраф түләмәү, автомобильнең техник каравы булмау, документларсыз тарнспорт чарасы белән идарә итү һәм башкалар бар.
Болардан тыш, исереклек билгеләре булган шофер да ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафстоянкага урнаштырылган.
Фото: район ЮХИДИдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев