Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада иң яхшы машина йөртүче гүзәл затны ачыклау өчен бәйге узачак

Конкурс йөртү осталыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында оештырыла.

Кукмарада «Автоледи – 2020» бәйгесендә катнашу өчен гүзәл затлардан заявкалар кабул ителә. Чараны оештыручылар: Кукмараның ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, ТРның ДОССАФ Кукмара автомобиль мәктәбе. Бу турыда Кукмара районының ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр иттеләр.

Конкурс йөртү осталыгын арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында оештырыла.

Программа үз эченә дәүләт техник тикшерүен, махсус маршрут буенча автомобильне фигуралы йөртү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү («В» категориясенә транспорт йөртүчеләрне әзерләү өчен файдаланылучы компьютер программасы) ала.

«Автоледи – 2020» 6 августта Кукмара автомәктәбе ДОССАФта узачак. Адресы: Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 138 йорт. Бәйге сәгать 16.00дә башлана.

Тулырак мәгълүмат: (884364) 2-72-47.

фото: Кукмараның ЮХИДИ бүлекчәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев