Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның өч очрагы теркәлде
Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 25 апрель көнне 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Кукмара-Шәмәрдән юлының беренче чакрымында автобус белән пассажирлар йөрткәндә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча “Тоннель” операциясе үткәрелгән.

Операция барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның өч очрагы теркәлгән: тахограф куллану кагыйдәләрен бозу, путевой лист булмау һәм техник яктан төзек булмаган автобус белән идарә итү.

Мондый профилактик чаралар алга таба да дәвам итәчәк.

Нет комментариев