Гөлнара Зәкәри кызының сүзләре буенча, «Ядкәр» генеологик порталы ярдәмендә республика халкы үзләренең шәҗәрәсен өйрәнә, ата-бабалары турында мәгълүмат таба алачак.
Кукмарага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәри кызы Габдрахманова килде.
Татарстанда «Ядкәр» генелологик порталы проекты тормышка ашырыла. Ул республика халкын архив документлары һәм аларның тәрҗемәләре нигезендә төзелгән шәҗәрәләр белән тәэмин итүне максат итеп куя. Кукмара 3нче урта мәктәбендә оештырылган чара да проектны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмәдә музей хезмәткәрләре, мәктәпләрнең тарих, җәмгыять белеме, рус теле, туган тел укытучылары, китапханәчеләр катнашты. Чара барышында проектның максатлары, аны районда гамәлгә ашыру барышы һәм алда торган бурычлар турында фикер алыштылар.
Гөлнара Зәкәри кызының сүзләре буенча, «Ядкәр» генеологик порталы ярдәмендә республика халкы үзләренең шәҗәрәсен өйрәнә, ата-бабалары турында мәгълүмат таба алачак. Моның өчен архивларда сакланган тарихи документлар, метрика кенәгәләре һәм башка чыганаклар файдаланылачак. Порталны тулыландыруда районнарның актив катнашуы мөһим.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин архив материалларын барлау, аларны өйрәнү һәм киләчәк буыннарга җиткерүдә әлеге проектның мһөимлеген билгеләп үтте.
— Районыбызда тарихи-мәдәни мирасны саклауга, үткәннәрне өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Порталны тулыландыруда без дә читтә калмаячакбыз, — диде ул. — Бу эш район тарихын өйрәнүгә, тарихи хәтерне саклауга һәм аны киләчәк буыннарга җиткерүгә дә зур өлеш кертәчәк.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев