Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада дәүләт автоинспекторлары “Тоннель” операциясе үткәрде

Тикшерү барышында исерек килеш руль артына утырган шофер ачыкланды

Бүген, 19 декабрь көнне, 8.00-10.00 сәгатьләрдә Кукмара шәһәре үзәгендә транспорт йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклау максатыннан чираттагы массакүләм тикшерү үткәрелде.


“Тоннель” операциясе барышында 10 хокук бозу очрагы ачыкланды. 4 беркетмә тиеш булмаган урыннан юл аркылы чыккан җәяүлеләргә карата төзелгән. Бер машина йөртүче җәяүлегә юл бирмәгән, 1 кеше куркынычсызлык каешын эләктермәгән, 2се - балалар өчен махсус җайланмалар куллану кирәклеге турында юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәгән. Бер йөртүчегә техник төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен беркетмә төзелгән. Шулай ук исерек килеш руль артына утырган шофер да тоткарланган.


Бер транспорт чарасы махсус стоянкага урнаштырылган.

Дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерүләр даими алып барылачагы турында искәртә.

фото: район ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев