Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада бер көндә дүрт авария булды

Соңгы берничә көндә районда юл-транспорт һәлакәтләре аеруча күбәйде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 декабрьдә генә дә дүрт бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Көндезге сәгать ун тула 20 минутта Кукмара-Казан юлында, Сазтамак авылы тирәсендә ВАЗ-21140 һәм ВАЗ-21074 автомобильләре бәрелешә. Сәгать өченче яртылар тирәсендә поселокның "Магистрат" кибете...

Соңгы берничә көндә районда юл-транспорт һәлакәтләре аеруча күбәйде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 декабрьдә генә дә дүрт бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Көндезге сәгать ун тула 20 минутта Кукмара-Казан юлында, Сазтамак авылы тирәсендә ВАЗ-21140 һәм ВАЗ-21074 автомобильләре бәрелешә. Сәгать өченче яртылар тирәсендә поселокның "Магистрат" кибете янында билгесез автомобиль ВАЗ-21144не бәрдерә һәм һәлакәт урыныннан кача. Шулай ук бу көнне бистәбезнең Планетарная урамында, Ленин урамының "Зайди" кибете тирәсендә дә юл-транспорт һәлакәтләре була. Бәхеткә каршы, фаҗигаләрдә зыян күрүчеләр юк.

-Фаҗигаләрнең күбесендә төп сәбәп булып һава шартларын исәпкә алмыйча тиешле тизлекне сакламау, урам чатларын узганда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү тора, - ди ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Бәйрәмнәр вакытында юлларда транспорт хәрәкәте бермә-бер арта. Шуның өчен һәркемнең сак һәм игътибарлы булуын сорыйбыз. Аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен автомобильләрне махсус тукталышларда гына калдырырга, килеп туктаганнан соң янәшәдәге автомобильләрнең номерларын язып алу да комачау итмәс.

фото: http://www.yarskonline.ru/news/index_page22.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X