Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада балалар катнашында 2 юл фаҗигасе булган

Җәяүлеләр юлында тиешле таләпләрне үтәмәүчеләргә, кагыйдәләрне бозучы велосипед-мопедчыларга да таләпләр катгый

Быелның биш аенда 18 яшькә кадәрге балалар катнашында ике юл фаҗигасе булган, аларда өч бала зыян күргән. Балаларның бәхетсезлек очракларына юлыгуларын булдырмау максатында белем йортларында, балалар бакчаларында төрле чаралар уздырыла, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр оештырыла. Рейдлар вакытында яшь юл хәрәкәте инспекторлары, суд приставлары да җәлеп ителә. Балалар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә шоферларга транспортта йөрү культурасы, бер-берсен хөрмәт итүгә юнәлдерелгән, пассажирларга исә юл йөрү кагыйдәләре урын алган белешмәлекләр тараталар. “Игътибар – балалар!”, “Балаларга махсус утыргыч” акцияләре барган чорда төп игътибарны автомобильне махсус балалар утыргычы белән җиһазландыруга юнәлтәбез. Җәяүлеләр юлында тиешле таләпләрне үтәмәүчеләргә, кагыйдәләрне бозучы велосипед-мопедчыларга да таләпләр катгый. Кагыйдәләрне үтәмәгән балаларга махсус кисәтү карточкалары төзелә һәм укый торган мәктәпләренә җибәрелә. Айга биш тапкыр - “Тулаем тикшерү”, айга бер “Тоннель” операциясе уздыруның да нәтиҗәсе юк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев