Кукмарада 165 кеше иминлек каешы куймаган өчен штраф түләячәк
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында игълан ителгән "Игътибар - балалар!" акциясе дәвам итә. Акция барган чорда юлда тәртип бозучы балалар аеруча контрольгә алына, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче өлкәннәргә дә таләпләр катгый. Балаларын махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган автомобильгә утыркан өчен - 20, җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен -...
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында игълан ителгән "Игътибар - балалар!" акциясе дәвам итә. Акция барган чорда юлда тәртип бозучы балалар аеруча контрольгә алына, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче өлкәннәргә дә таләпләр катгый. Балаларын махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган автомобильгә утыркан өчен - 20, җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен - 11, иминлек каешы куймаган өчен 165 кешегә беркетмә төзелде.
Сүз уңаеннан: 1 сентябрьдә автомобильләрне махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган килеш транспортка балалар утыртучылар да яңа закон нигезендә 500 сум урынына 3000 сум штраф түләячәк.
Нурсил МОРТАЗИН, ЮХИДИ инспекторы
фото: http://www.fordrostov.ru/allnews.phtml?m=3&y=2009
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев