Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның ике пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә озатылган
Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 август көнне 9.35 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара юлының 61 чакрым+730 метрында юл һәлакәте булган. “Шевроле Круз” автомобиль йөртүчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлек сакламаган һәм “узып китү тыела” дигән билге булуга карамастан, каршы як полосага чыгып, сулга борылучы “Газель”гә бәрелгән.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның ике пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә озатылган.
фото: Район ЮХИДИ хезмәтеннән алынган
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев