Кукмара районында өлкән яшьтәге кеше велосипед белән идарә итүне югалта һәм трактор тәгәрмәчләре астында һәлак була
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Кукмара районында өлкән яшьтәге велосипедчы трактор тәгәрмәчләре астында һәлак булган. Бу хакта район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.
«Авария 8 август көнне Мамадыш-Кукмара-Әсән Елга автомобиль юлының 2нче чакрымында була. Беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як полоса буенча велосипедта хәрәкәт иткән 1963нче елны ир-ат, идарәне югалта һәм „Беларус“ тракторының прицеп тәгәрмәчләре астына керә», — дип сөйләде Фирдүс Фәхретдинов.
Нәтиҗәдә, велосипедчы вакыйга урынында вафат була.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Фото: Кукмара районы ЮХИДИ бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев