Кукмара районында җиңел автомобиль трассадан юл читенә төшкән, шоферы дәваханәдә
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында җиңел автомобиль трассадан юл читенә төшкән, шоферы дәваханәдә

Юл фаҗигасе Кукмара районы «Өлге-Иске Юмья» юлының 8 чакрым + 300 метр юлында була.

Кукмара районында юл-транспорт һәлакәте булган, зыян күрүче бар. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Кукмара районында җиңел автомобиль трассадан юл читенә төшкән, шоферы дәваханәдә

Юл һәлакәте 22 августта, сәгать 23.10да Кукмара районы «Өлге-Иске Юмья» юлының 8 чакрым + 300 метр юлында килеп чыга. 

Кукмара районында җиңел автомобиль трассадан юл читенә төшкән, шоферы дәваханәдә

Беренчел мәгълүматлар буенча Лада Гранта автомобиле шоферы иминлекне тәэмин итүче тизлекне сайламый, руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшә. 

Кукмара районында җиңел автомобиль трассадан юл читенә төшкән, шоферы дәваханәдә

Юл фаҗигасендә шофер төрле имгәнүләр ала, аны Кукмара районы үзәк дәваханәсендә госпитализациялиләр.

фото: район Дәүләт автоинспекциясе

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев