Кукмара районында җиңел автомобиль трассадан юл читенә төшкән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмара районында җиңел автомобиль трассадан юл читенә төшкән

Юл фаҗигасе Оштырма Юмья — Яңа Комар автомобиль юлының 5 чакрым + 500 метрында була.

Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче бар. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте быелның 3 ноябрендә 07.05 сәгатьтә Кукмара районының Оштырма Юмья — Яңа Комар автомобиль юлының 5 чакрым + 500 метрында килеп чыга.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Киа Рио автомобилен йөртүче 1991 елгы хатын-кыз, иминлекне тәэмин итүче тизлекне сайламыйча, руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче Кукмара үзәк район дәваханәсенә озатыла.

Фото: Зөлфәт Мөхәммәтҗанов

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев