Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара дәүләт автоинспекциясе юл фаҗигасе шаһитларын эзли

Кичә Ленин урамында 12 яшьлек малайны бәрдергәннәр

Кукмара дәүләт автоинспекциясе юл һәлакәте шаһитларын эзли. Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, кичә кич белән Ленин урамында 12 яшьлек малайны бәрдергәннәр.

“Авария 29 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә Кукмараның Ленин урамындагы 155нче йорт янында булды. Билгеле булмаган автомобиль йөртүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, көйләнми торган җәяүлеләр кичүе аша чыгучы 2007 елгы яшүсмергә юл бирмәгән һәм аны бәрдергән. Зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә озатылды”, - диделәр ЮХИДИдә.

Хәзерге вакытта юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан шоферның шәхесен ачыклау буенча тиешле чаралар үткәрелә.

Бәхетсезлек очрагын күрүчеләрнең, яисә бу фаҗига турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның район эчке эшләр бүлегенең дежур частена 8(84364) 2-70-80, 02 телефон номерлары аша хәбәр итүләрен сорыйбыз. Анонимлык гарантияләнә.

фото: район ЮХИДИ бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев