Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

КамАЗ йөртүчене ток сугып үтергән

Ул йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә. (Чирмешән, 15 июль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешәннән Кирилловлар гаиләсе зур хәсрәтле булды - гаилә башлыгын, 58 яшьлек Николай Кирилловны эштә ток сугып үтергән, дип яза җирле басма. ЕГДС - бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенең райондагы...

Ул йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә.

(Чирмешән, 15 июль, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешәннән Кирилловлар гаиләсе зур хәсрәтле булды - гаилә башлыгын, 58 яшьлек Николай Кирилловны эштә ток сугып үтергән, дип яза җирле басма.

ЕГДС - бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенең райондагы җитәкчесе Гөлия Яруллинадан белешүебезчә, "КамАЗ" машинасы йөртүчесе Казансу уңаендагы юл ремонты вакытында йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә. Кабинасыннан төшеп җиргә баскач, аңа ток суга. Йөртүче шунда ук җан биргән. Николай Кириллов "Татавтодор" җәмгыятенә караган Чирмешән участогында эшли иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев